Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

9 июньдә Халыкара архивлар көне билгеләнә

Архивлар көне – әлеге тармакның барлык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме генә түгел.

Документаль мирасны саклау, кешеләргә уникаль документлар белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирү – архивчыларның төп бурычы.
Район Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Гүзәл Миниәхмәтова сүзләренчә, архивлар, гамәлдәге мәгълүмати үзәк буларак, үткәнгә караган документлар куллануны тәэмин итәләр, илнең социаль-икътисадый үсеше, нәтиҗәле дәүләт идарәсе бурычларын хәл итүгә йогынты күрсәтәләр, шулай ук фәнни яктан үткәннәрне белүне тәэмин итәләр.

"Архивлар – җитди мәдәни һәм тарихи мәгълүмати ресурс кына түгел. Һәр кеше тормышында алар зур роль уйный. Чөнки анда безнең һәрберебез турында шәхси мәгълүматлар, нинди дә булса юридик килешүләр, финанс операцияләре саклана. Архив чыганаклары һәм форматлары төрле. Шуның өчен архив мәгълүматлары кешелекнең икътисадый, сәяси һәм социаль үсешенең кыйммәтле таныклыгы санала", – диде Гүзәл Дамировна.

Архивлар көне – әлеге тармакның барлык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме генә түгел, киң җәмәгатьчелек һәм карар кабул итүче затларның игътибарын архив эше казанышларына һәм проблемаларына җәлеп итү дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев