Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Абдрахман – Алланың шәфкатьле кешесе

Загс бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы баш белгеч Фаина Козырева белдерүенчә, агымдагы елның җиде аенда районда 222 бала туган (узган елның шул чорында - 213). Дүрт гаиләдә дүртенче һәм бишенче балалар дөньяга аваз салган. Хәзер сирәк очрый торган, мәгънәле исемнәргә өстенлек бирелә. Районның яшь гражданнарын да Гайшә, Абдрахман, Хайсар, Клим,...

Загс бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы баш белгеч Фаина Козырева белдерүенчә, агымдагы елның җиде аенда районда 222 бала туган (узган елның шул чорында - 213).
Дүрт гаиләдә дүртенче һәм бишенче балалар дөньяга аваз салган. Хәзер сирәк очрый торган, мәгънәле исемнәргә өстенлек бирелә. Районның яшь гражданнарын да Гайшә, Абдрахман, Хайсар, Клим, Елисей, Жаннелия, Ванесса, Есения дип атаганнар. 123 пар өчен Мендельсон маршы яңгыраган (узган елда - 130), шуларның 90ы никахлашуны тантаналы төстә уздырган, 43 милләтара гаилә теркәлгән. Өйләнешергә гариза бирүчеләрнең 80 проценты Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы сервисыннан файдаланган. 73 гаилә таркалган (59), үлүчеләр 246 кеше (узган елда - 248).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск 222 Меделевск яналыклары