Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар безнең йөрәкләрдә

Эчке эшләр бүлеге территориясендә хәрби хезмәт өлкәсендәге вазифаларын үтәгәндә һәлак булганнар мемориалы янында митинг булды. Якын һәм кадерле кешеләрне искә алырга коллегалары, туганнары, дуслары җыелды. - Бу вакыйгадан соң 20 ел вакыт узды. Ул көнне, 1993 елның 13 маенда, Менделеевск районы эчке эшләр бүлегенә Алабуга-Яр Чаллы трассасында Дәүләт Советы депутатының...

Эчке эшләр бүлеге территориясендә хәрби хезмәт өлкәсендәге вазифаларын үтәгәндә һәлак булганнар мемориалы янында митинг булды.
Якын һәм кадерле кешеләрне искә алырга коллегалары, туганнары, дуслары җыелды.
- Бу вакыйгадан соң 20 ел вакыт узды. Ул көнне, 1993 елның 13 маенда, Менделеевск районы эчке эшләр бүлегенә Алабуга-Яр Чаллы трассасында Дәүләт Советы депутатының кораллы җинаятьчеләр тарафыннан атып үтерелүе һәм машина йөртүчесенең көчле яралануы турында хәбәр килде. Эзәрлекләүдән качучы җинаятьчеләр милиция лейтенанты Владимир Никитин, кече сержант Игорь Севастьянов, милиция сержанты Сергей Демин һәм өлкән сержант Ринат Гарифуллин составындагы район эчке эшләр бүлеге экипажына каршы ут ачтылар. Сергей Демин һәм Ринат Гарифуллин һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнделәр, - дип искә алды ул фаҗигале көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Менделеевск районы буенча бүлек начальнигы урынбасары полиция подполковнигы Александр Мещихин.
Ринат Гарифуллинның әнисе Зәйнәп Шәехова әниләр исеменнән район бүлеге җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
- Безнең улларыбызны онытмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Түбәнчелек белән баш иябез, - диде Зәйнәп Шәмсимөхәмәтовна.
- Вакыт аяусыз, әмма без, ветераннар һәм коллектив, коллегаларыбызның батырлыгын мәңгегә онытмабыз, - диде ветераннар советы рәисе Владимир Трапезников.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Марина Герега һәлак булганнар истәлегенә җыр башкарды. Митинг бер минут тынлык һәм обелискка чәчәк һәм веноклар салу белән тәмамланды. Чараны Виктор Никифоров алып барды.
Агымдагы елның 29 апрелендә эзләүдә булган 1993 елның 13 мае вакыйгасының икенче катнашучысы Югары Суд тарафыннан хөкем ителде. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәге хәбәр итүенчә, ул 15 ел катгый режимлы колониядә утырачак.
Вәсилә Мортазина,
Гөлшат Гыйләҗева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: менделееевск Менделеевск яналыклары вакыйга