Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлфия Когогина Донбасска ярдәмгә миллион сум күчерде

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Луганск халык республикасы «Дельта» халык милициясенең оператив төркеме өчен средстволар җыю белән җитәкчелек итә.

«Тормыш иптәшем белән Луганскиның халык милициясенә ярдәмгә бер миллион сум күчерергә, дигән карарга килдек. Үзенең хәләл акчасы белән Донбасска һәм азат ителгән территорияләргә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Барлык җыелган средстволар Луганск халык милициясенең «Дельта» оператив төркеме сугышчыларына бронежилетлар, рюкзаклар, формалы өс һәм аяк киемнәре, квадрокоптерлар, генераторлар һәм башка кирәкле әйберләр алуга тотылачак», – дип хәбәр итә Когогина.

Телефон камерасын qr-кодка юнәлтеп яисә pobeda.onf.ru сайтындагы җыюга тәгаенланган битендә түләү өчен форманы тутырып теләсә нинди сумманы күчерергә мөмкин. Бу ЛДНР халык милициясенә ярдәм итү өчен булдырылган «Барысы да Җиңү өчен!» проектының 30 нчы мәртәбә җыюы.

 

Фото муниципалитет архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев