Алина Минеева – матурлык алиһәсе
Җәмгыять

Алина Минеева – матурлык алиһәсе

4 нче мәктәптә “Карповчы” ТИС белән берлектә икеләтә бәйрәм оештырылды– Әниләр көне һәм матурлык бәйгесе.

Төп титул өчен алты катнашучы ярышты. Алар залдагылар һәм жюри хөкеменә иҗат номерлары һәм үзләре әзерләгән тортлар тәкъдим иттеләр.

Конкурсантларга төрле номинацияләрдә дипломнар тапшырылды. Жюри фикеренчә, мәктәп королевасы булып тугызынчы сыйныф укучысы Алина Минеева танылды. Мәгариф учреждениесе җитәкчелеге мәктәп тормышында актив катнашучы әниләрне бүләкләде.

Чараны әниләр Марина Брендина, Любовь Балобанова, Лилия Гыйззәтуллина һәм Рушана Землекова биюе, бишенче сыйныф малайларының “Әни” композициясе бизәде.

Фото 4 нче мәктәп архивыннан


Нет комментариев