Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аны искә алганда, кеше яши...

Районның күренекле кешеләре Менделеевск төбәге тарихында мөһим роль уйный. Медицина өлкәсе ветераннары, җәмәгатьчелеге, үзәк больница хезмәткәрләре, аның пациентлары юбилей алды көннәрендә искиткеч язмышлы кеше, акушер-гинеколог, сәламәтлек саклау отличнигы К.Закирова турында язуны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Олы йөрәкле ханым һәм ана, рухы буенча кешеләрне сәламәтләндерергә омтылучы Кәүсәрия Әдыһәм кызының вафатына чирекгасырга якын...

Районның күренекле кешеләре Менделеевск төбәге тарихында мөһим роль уйный. Медицина өлкәсе ветераннары, җәмәгатьчелеге, үзәк больница хезмәткәрләре, аның пациентлары юбилей алды көннәрендә искиткеч язмышлы кеше, акушер-гинеколог, сәламәтлек саклау отличнигы К.Закирова турында язуны сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Олы йөрәкле ханым һәм ана, рухы буенча кешеләрне сәламәтләндерергә омтылучы Кәүсәрия Әдыһәм кызының вафатына чирекгасырга якын гомер үткән. Исән булса, быел яз көне аңа 75 яшь тулыр иде. "Табиб һөнәре - батырлык, фидакарьлек, күңелнең һәм уй-фикерләрнең чисталыгын таләп итә", - дип язган А.Чехов. Чыннан да, бу игелекле һөнәр ияләренә җаваплы миссия - авыруларга каршы көрәшү, хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеге турында кайгырту, аларга тормыш бүләк итү вазифасы тапшырылган.
Кәүсәрия Әдыһәмовна үзен һөнәренең чын остасы итеп танытты. Менделеевлылар аны нәкъ шундый итеп хәтерлиләр, киң күңелле булганы, йөрәгенең һәм кулларының җылысын биргәне өчен ихластан рәхмәтлеләр. Ул күп хатын-кызларга ана булу бәхете бүләк иткән.
Революция Тавындагы ике катлы йортта (1985 елда сүтелгән) туган Кәүсәрия ачык күңелле, аралашучан булып үсә. Әтисе Әдыһәм кибеттә сатучы була, әнисе Нәфисә Хәйруллина - химия заводында лаборант. Кәүсәрия кечкенәдән эш белән чыныгып үсә: терлекләр карый, чишмәдән һәм Тоймадан көянтә белән су ташый. Әтиләре башка гаиләгә киткәч, хатыннарга бигрәк тә авыр кала.
Мәктәптә яхшы укый, компанияләрдә лидер була, ныклы характеры һәм үҗәтлеге белән аерыла. Урта мәктәпне тәмамлагач, конкурс зур булуга карамастан, Казан медицина институтының педиатрия бүлегенә укырга керә. 1955-56 нчы елларда студент отряды белән чирәм җирләрне күтәрүдә катнаша. 1960 елда инженер-төзүче Р.Закировка кияүгә чыга һәм ире алган юллама белән Салават шәһәренә (Башкортстан) китә, анда педиатр булып эшли. 1961 елда, кызы тугач, Бондюгка кайта һәм аннан соңгы тормышын район больницасы белән бәйли. Һәм гомеренең соңгы көненә кадәр (1987 елның 2 октябренә) үзен кешеләргә хезмәт күрсәтүгә багышлый, Гиппократ антына тугрылыклы була. Гомере өзелергә өч көн кала да, бер хатынга операция ясап, аның тормышын саклап кала.
Кызы Наилә, Казан медицина институтын уңышлы тәмамлап, әнисенең юлын дәвам итә. Казан химия-технология институтын тәмамлаган Лилия яхшы белгеч. Балалары - Кәүсәрия Әдыһәмовнаның оныклары уңышлары белән куандыралар. Кәүсәрия Закирова көчле рухлы ханым булды, шул ук вакытта аннан яктылык һәм җылылык бөркелә иде. Менделеевлыларның аны яхшы сүзләр белән искә алуы 25 ел якыннарының күңелен җылыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары К.Закирова

2
X