Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җаваплы вахта өчен бүләкләр

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без "Менделеевск РЭС челтәрле компаниясе"нә шалтыраттык, энергетикларның бу датаны ничек каршылаулары белән кызыксындык. - 21 декабрьдә Алабуганың Техниклар йортында тантаналы чара үтә, анда иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылачак, - диде директор Таһир Әскәров. - Шул исәптән безнең коллектив хезмәткәрләре дә билгеләнәчәк. Әйдәп баручы инженер Алмаз Галимов, электромонтёрлар...

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без "Менделеевск РЭС челтәрле компаниясе"нә шалтыраттык, энергетикларның бу датаны ничек каршылаулары белән кызыксындык.
- 21 декабрьдә Алабуганың Техниклар йортында тантаналы чара үтә, анда иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылачак, - диде директор Таһир Әскәров. - Шул исәптән безнең коллектив хезмәткәрләре дә билгеләнәчәк.
Әйдәп баручы инженер Алмаз Галимов, электромонтёрлар Руслан Әпсәләмов, Павел Калмыков, Руслан Бәдретдинов, Фәрит Галиев намуслы хезмәтләре өчен ведомство бүләкләренә лаек. Алар Универсиада вакытында спорт объектларында җаваплы вахтада тордылар.
- Мин үләндә хоккей уйнау үзәгендә эшләдем, - дип сөйли Руслан Әпсәләмов. - Бурычыбыз - объектны өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итү иде. Командировка вакытында көтелмәгән хәлләр булмады, барысы да штат режимында үтте.
Руслан Владимирович - профсоюз оешмасы рәисе. Һөнәре серләренә училищеда төшенгән, шуннан бирле тармакта хезмәт куя, производство һәм җәмәгать бурычларын уңышлы хәл итә.
Редакция коллективы РЭС хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас тәбрикли һәм хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерә. Энергетиклар ел саен редакция аша подписка рәсмиләштерәләр, киләсе ярты елга 23 данә яздырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Энергетиклар кљненђ