Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчада саубуллашу кичәләре

Барлык балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре узды. л.кривилева, ф.вахриева "Сандугачым" 8 нче балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе 30 еллык эгидасында үтте. Педагоглар, әти-әниләр, кунаклар катнашында оештырылган бәйрәм 28 мәктәпкә озатылучы шәкерт күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Чара тантаналы вальс белән ачылды. Бәйрәмчә киенгән шат йөзле кызлар һәм малайлар, музыка залына кергәч, кәгазьдән ясалган...

Барлык балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре узды.
л.кривилева, ф.вахриева
"Сандугачым" 8 нче балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе 30 еллык эгидасында үтте.
Педагоглар, әти-әниләр, кунаклар катнашында оештырылган бәйрәм 28 мәктәпкә озатылучы шәкерт күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.
Чара тантаналы вальс белән ачылды. Бәйрәмчә киенгән шат йөзле кызлар һәм малайлар, музыка залына кергәч, кәгазьдән ясалган күгәрченнәр һәм шарлар очырдылар.
Остазлары Людмила Павловна Мөхәммәтҗанова һәм Резедә Миңневәҗитовна Миңнеханова, сәнгать җитәкчесе Людмила Витальевна Гыйниатуллина белән берлектә бәйрәм кичәсенең бай программасын әзерләделәр. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, тәҗрибәле хореограф Анна Рябова җитәкчелегендә әзерләнгән композицияләрне күр-сәттеләр, күңелле итеп җырладылар, нәфис сүз сөйләделәр.
Тәрбиячеләр Айгөл Мәүлиева, Клара Дашкина, Ләйсән Галиева башкарган әкият геройларының чыгуы балаларны тагын да җанландырды.
Балалар теат-ральләштерелгән тамаша геройлары белән берлектә табышмаклар чиштеләр, бакчада алган белем-күнекмәләрен күрсәттеләр. ТР Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Р.Гафаров, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова, көн геройларын тәбрикләп, педагоглар эшчәнлегенең үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге әһәмиятен билгеләп үттеләр. Урта һәм кече төркем балалары мәктәпкә озатылучыларны дулкынландыргыч котладылар. Әти-әниләр балаларын укыту-тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен тәрбиячеләргә, техник персоналга рәхмәт белдерделәр.
Бакча мөдире Гөлнара Гудовская чыгарылышларга альбом һәм бүләкләр, учреждение тормышында актив катнашкан әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шәһәрнең 2 нче балалар бакчасында 25 бала өчен саубуллашу кичәсе узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме яраткан тәрбиячеләре, учреждение белән хушлашты.
Бәйрәм нәниләрнең мондагы кызыклы тормышы турында фильм карау белән башланды. Мөдир Г.Легошина, тәрбиячеләр Ю.Медведева, А.Сабирова малайларны һәм кызларны тылсымлы бакчага чакырдылар. Анда әкият геройлары Убырлы карчык (А.Шахвердян), аның оныгы Кузьма (Ф.Христофорова) нәниләрнең укучы булырга әзерлекләрен тикшерделәр. Рус, татар, инглиз телендә шигырьләр сөйләү, биюләр башкару, чын артистларча җырлау һәркемнең күңеленә хуш килде. Әле бакчага күптән түгел генә килгәннәр мәктәпкә әзерлек төркеменә котлауларын җиткерделәр. Учреждениедә шахмат түгәрәген җитәкләүче Ю.Дюжакин җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырды.
Балалар, мәхәббәтләрен кушып тәрбияләгән, белем биргән педагогларга, учреждение хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, чәчәкләр тараттылар. Мөдир Г.Легошина кичәгә җыелганнарны бәйрәм белән тәбрикләде һәм белем иленә сәфәр чыгучыларга уңышлар теләде, актив ата-аналарга Рәхмәт хатлары бирде.

6 нчы "Аленушка" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе балалар, педагоглар, ата-аналар күңелендә матур мизгелләр калдырды.
Музыка җитәкчесе В.Замятин башкаруындагы дәртле музыка астында бәйрәмчә киенгән малайлар һәм кызлар тәрбиячеләре Н.Габделбариева, М.Зыятдинова белән зал түрендә урын алдылар.
Балалар биш ел дәвамында монда беренчел белем тупладылар, аралашырга, тәрбияле булырга өйрәнделәр. Хәзер алар шәһәр мәктәпләрендәге белем иленә юл алачаклар. Бәйрәм дәвамында балалар иң якын остазларына, учреждение хез-мәткәрләренә җыр, бию, шигырь тәлгәшләре бүләк иттеләр, халык уен коралларында уйнап күрсәттеләр. Уеннар барышында тамашачыларга үзләрен уңган да, зирәк тә итеп таныттылар: мәсьәләләр чиштеләр, хәреф һәм саннар таныдылар, хәтта укый белүләре белән дә шаккаттырдылар. Тагын әле оста рәсем дә ясыйлар, кайчы, пластилин белән дә җайлы эшлиләр һәм хәзердән үк булачак һөнәр турында да уйланалар.
Тик кунакка килгән сәхнә герое Вовка (Никита Мурин) гына мәктәпкә баруның кирәген тапмый. Әкият иленә эләгеп кыенлыкларга юлыккач, фикерен үзгәртергә мәҗбүр булды. Моңа аны бу илдә яшәгән Патша (Елена Развозжаева), Урман кешесе (Ләйсән Гаврилова), Шахерезада (Екатерина Грудцова) инандырдылар. Ата-аналар, бакчага йөрүчеләрнең иң нәниләре һәм "Әкият" бакчасыннан килеп скрипка уйнаучы Ринат Әхмәтшин чыгарылышларга, тәрбиячеләргә котлауларын җиткерделәр. Мөдир Ф.Сәгъдиева шәкертләренә дипломнар, татлы күчтәнәчләр тапшырды һәм әти-әниләргә рәхмәт белдерде. Күңелле, шаян, бераз моңсу да булган чыгарылыш кичәсе тиз үтеп китте. Балалар бакчада узган балачак иле белән саубуллаштылар. Аларны мәктәптә яңа дуслар, яңа остазлар, яңа фәннәр көтә.

"Миләшкәй" 10 нчы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме өчен остазлары әкият геройлары катнашында күңелле бәйрәм оештырдылар.
Чыгарылышлар, тәр-биячеләре Ф.Узлова, Н.Гыйльфанова ярдәмендә "Портфелеңне җый", "Сүзләр төзе", "Җавабын тап" уеннарында катнашып, беренче имтихан тоттылар.
Җыелганнарга Көлсылу (И.Федорова), Үги әни (М.Анисимова), Фея (С.Тимофеева), Патша (Л.Перминова) күңелле сәхнә күренешләре бүләк иттеләр. Тамашачылар яшь артистларның бию, җыр, шигырь сөйләү осталыкларын да алкышлар белән каршы алдылар.
Чыгарылышларны котларга килгән нәниләр аларның табышмаклар чишүен, уеннарда катнашуларын кызыксынып күзәттеләр һәм тырышып белем тупларга, аларга лаеклы алмаш булырга сүз бирделәр. Мөдир В.Камаева 20 балага мәктәпкәчә мәгариф учреждениесен тәмамлау турында дипломнар, бүләкләр, татлы күчтәнәчләр өләште.
Ата-аналар нәниләр өчен икенче туган йортка әверелгән бакча коллективына чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

"Крепыш" 12 нче балалар бакчасының бәйрәмчә бизәлгән залына 2012 елгы чыгарылышлар, әти-әниләре, социаль партнерлар - "Кама-Сакс" предприятиесе хезмәткәрләре Л.Шмыкова, Г.Овечкина һәм башкалар җыелды. Музыка җитәкчесе Е.Задоркина, тәрбиячеләр О.Софронова һәм Т.Балясова зур дулкынлану белән балны ачтылар. Балалар биеделәр, җырларын остазларына багышладылар, бакчаның һәр хезмәткәренә рәхмәт юлладылар, аннан тәүге тапкыр вальс башкардылар.
Бакча мөдире Т.Газизова чыгарылыш төркеменең 20 баласына истәлекле диплом, альбом һәм татлы призлар тапшырды. Зиннәтуллиннар, Поликарповлар, Шакировлар, Полевлар, Митрошиннар, Мазилкиннар, Крещеновлар һәм Динмөхәммәтовлар гаиләләре Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Әти-әниләр балалары турында кайгыртучанлык күрсәткәннәре, аларны төрле яклап камилләштерүгә өлеш керткәннәре өчен педагогик коллективка ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр. Алда балаларны мәктәп тормышы көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы Менделеевск районы