Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балачак бәйрәме

Халыкара балаларны яклау көнендә С.Гассар исемендәге мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм оештырылды. Традициягә әверелгән балачак бәйрәме конкурслар, спорт ярышлары, фестивальләр җиңүчеләрен, аларның педагогларын тренерларын хөрмәтләү, бүләкләү чарасы да булды. Район җитәкчесе И.Привалов төрле өлкәләрдә иң яхшылар арасына кергәннәргә котлаулар һәм рәхмәт сүзләре җиткерде. - Безнең бурыч - аларга бәхетле балачак...

Халыкара балаларны яклау көнендә С.Гассар исемендәге мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм оештырылды.

Традициягә әверелгән балачак бәйрәме конкурслар, спорт ярышлары, фестивальләр җиңүчеләрен, аларның педагогларын тренерларын хөрмәтләү, бүләкләү чарасы да булды. Район җитәкчесе И.Привалов төрле өлкәләрдә иң яхшылар арасына кергәннәргә котлаулар һәм рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Безнең бурыч - аларга бәхетле балачак өчен барлык шартлар тудыру, сәләтләрен ачуга һәм үстерүгә игътибар бирү. Бу юнәлештә армый-талмый тырышучы остазларга рәхмәт.
Игорь Анатольевич халыкара, бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында, ярышларда, бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балаларга һәм педагогларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.
Болар - "Мәгариф" номинациясендә рус теле һәм әдәбияты, удмурт теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы призерлары А.Смирнова (укытучылары Р.Гайфуллина, Л.Ноговицина), С.Городсков (Л.Павлова), "Мин - тикшеренүче" Идел буе фән конференциясе җиңүчесе Е.Красноперова (Т.Маева). "Спорт" номинациясендә ТР чемпионатында акробатика буенча беренче урын яулаган А.Хәбиров, С.Колбина (З.Кәбирова), кобудо буенча ТР кубогына ия булган Р.Филатов (Л.Богатова).
"Мәдәният" номинациясендә "Без бергә булганда" халыкара фестивале I дәрәҗә лауреаты Л.Заһидуллина (Е.Йосыпова), "Балчык уенчыклар - сызгыручы бәйрәме" IV республика конкурс-күргәзмәсе I дәрәҗә лауреаты (О.Фадеева) һ. б. лар. Бәйрәм геройлары өчен "Химик" спорт сарае, "Батыр" спорт мәктәбе, "Нептун" бассейны, "Айсберг" боз сарае, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре батутта сикерү, атта йөрү, туп белән уеннар, спорт бәйгеләре, фейс-арт (биткә рәсем төшерү) оештырдылар.
Сәнгать мәктәбенең, С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның, иҗат үзәгенең "Даяна", "Росинка", "Ля-ля-фа", "Кристалл", "Шаян", "Очарование" вокал һәм бию ансамбльләре чыгышлары бәйрәм бизәге булды. Чараны В.Никифоров, Р.Хәмәтгалимова, Аделина Сперанская һәм Никита Гудовский алып бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск районы Халыкара балаларны яклау кљне

2
X