Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар чит булмый

2 нче мәктәптә тәрбиягә бала алган әниләрне тәбрикләделәр.

Хатын-кыз батырлыгы
– Бездә шундый ун гаилә яши, – дип сөйли “Посёлок” ТИС рәисе Екатерина Кузнецова. – Алардагы балаларга мәхәббәт, гадәтиләренә караганда, тагын да көчлерәк бәяләнә.

Венера Пискунова, Надежда Миронова, Нина Щербакова, Эльвира Зыкова, Елена Локтева, Гөлнара Павлова, Наталья Шәфыйкова район башлыгы Валерий Чершинцев кулыннан бүләкләр алдылар һәм ятим балаларны үзләренә сыендырган өчен рәхмәт сүзләре ишеттеләр.

Изге йөрәк белән
Нина Анатольевна Щербакова үз гаиләсенә беренче булып Айгөлне кабул итә.

– Бервакыт, социаль яклау бүлегендә ял иткәндә, без “Кама таңнары” приютына бардык. Бүлмәләрнең берсендә стена ягына карап бер кыз ята иде. Мин укытучылардан ни өчен аның шөгыльләрдә түгеллеген сорадым. Кыз беркем белән дә аралашмый, аның әнисе фаҗигале төстә һәлак булган икән, – дип искә ала ханым.

Нина Анатольевна айгөлне үз янына алырга карар кыла. Ул икенче мәктәпне тәмамлый, соң Яр Чаллыда көллияткә укырга керә. Программа буенча фатир ала, хәзер Менделеевскида яши һәм эшли.

Аннан соң гаилә үз куенына Эльзаны сыендыра. Кыз Щербаковларда 16 яшьтән алып балигъ булганчыга кадәр яши. Хәзер ул өч бала әнисе.

Бай Надежда Викторовна
– Телевидениедән тапшыру карагач, инвалид кызны алырга булдык, ләкин, торак шартлары сәбәпле ,рөхсәт итмәделәр. Үз балаларыбыз икәү иде, – дип сөйли Надежда Миронова. – 2004 елда 13 яшьлек Кириллны алдык. Башта безгә кунакка килеп йөрде, аннан соң яшәргә калды.

2007 елда гаиләгә Анжела һәм Лиза өстәлә.
– Лиза мәктәпне алтын медальгә тәмамлады, Казанда институтта укый, кунакханә эшен өйрәнә, ял көннәрендә кайта. Анжела Йошкар-Олада яши, икмәк заводында эшли һәм читтән торып белем ала, тиздән туе булачак, – дип билгели Надежда Викторовна һәм барлык балаларының да лаеклы кешеләр булуларын тели. Үз кызлары Катя һәм уллары Геннадий тормышта үз урыннарын тапканнар, гаиләләре бар.

Һәркемнең үз язмышы
Күпме гаилә, шулкадәр үк тарих. Гаиләгә бала алганнарның бурычлары бер – тәрбиягә алынган сабыйларны бәхетле итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев