Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны нәрсәдән якларга?

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Ул күп шәһәрләрдә җәйге каникуллар башлануын белдерүче күңелле балалар бәйрәме буларак үтә. Ә датаның исемендә төп сүз - яклау. Безнең балаларны нәрсәдән һәм кемнән якларга кирәк - корреспондентыбыз Ольга Смолькова менделеевлыларга шул сорау белән мөрәҗәгать итте. Әлфия Латыйпова, сәнгать мәктәбе укытучысы: - Начар...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Ул күп шәһәрләрдә җәйге каникуллар башлануын белдерүче күңелле балалар бәйрәме буларак үтә. Ә датаның исемендә төп сүз - яклау. Безнең балаларны нәрсәдән һәм кемнән якларга кирәк - корреспондентыбыз Ольга Смолькова менделеевлыларга шул сорау белән мөрәҗәгать итте.
Әлфия Латыйпова, сәнгать мәктәбе укытучысы:
- Начар компанияләрдән, тышкы тискәре күренешләрдән. Баланы иҗат, спорт яки башка төр эшчәнлек белән кызыксындырырга, буш вакытын оештыра белергә кирәк. Һәм монда мөһим рольне гаилә уйный. Ул балага һәр нәрсәдә үрнәк булырга тиеш.
Екатерина Кузнецова, Карпов исемендәге химия заводы ветераны:
- Балаларны совет чорында булмаган яңа күренешләрдән, шул исәптән наркоманиядән дә, якларга кирәк. Аларны чын тормыш юнәлешләрен ачыкларлык, адашмаслык, матди кыйммәтләрдән тыш рухи байлыкларның да барлыгын аңларлык итеп тәрбияләү зарур.
Тамара Волкова, химзавод ветераны:
- Заманча тормышта өстенлек иткән усаллыктан, киеренкелек һәм негативтан. Балаларыбызның да, зурларның да имин тормышта яшәүләрен, тотрыклы эшләре булуын телим.
Валентин Ситников, район суды хезмәткәре:
- Беренче чиратта балаларны көн саен көчләүләрне, криминал һәм башка тискәре күренешләрне күрсәтүче телевидениедән якларга кирәк. Балалар сәгатьләр буе Интернетта утыралар һәм контрольсез теләсә нинди мәгълүмат алалар. Аерым чикләүләр кертергә кирәк дип исәплим.
Вера Ямщикова, автотранспорт предприятиесе хезмәткәре:
- Ата-аналарның бурычы - балаларны начарлыклардан яклау, өйдә, урамда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү. Соңгы вакыттагы фаҗигале вакыйгалар моңа этәрә.
Сергей Данилов, "Айсберг" боз сарае директоры:
- Тискәре күренешләрдән, алар артында, кагыйдә буларак, өлкәннәрнең коммерция мәнфәгатьләре тора. Минем исәпләвемчә, балаларның проблемаларында зурлар гаепле. Балаларның мәнфәгатьләрен, тормышын һәм сәламәтлеген яклау закончалыкта төгәл билгеләнгән, законнарны үтәргә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицсораштыру