Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалы гаиләләрне яклау чаралары

РФ Президенты Владимир Путин телемөрәҗәгатендә гаиләләрне өстәмә яклау чаралары турында әйтте/

5000 сум түләүләр
Президент Указы нигезендә апрельдән июньгә кадәр ай саен биш мең сум түләү өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә биреләчәк. Бу средстволарны 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр аралыкта бала тапкан яки уллыкка алган гаиләләр алачак.

10000 сум түләүләр
Моннан тыш, 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап бер тапкыр түләнелүче 10 мең сум алырга хокуклы. Средстволар, ана капиталына сертификат булуга карамастан, югарыда күрсәтелгән яшькә җиткән балаларның һәркайсына 11 майдан башлап 30 июньгә кадәр биреләчәк. Түләүне Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә кирәк. Гаризаны шулай ук, бары тик алдан язылып кына, Күпфункцияле үзәкләргә һәм Пенсия фондының клиентлык службаларына да бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев