Башкарма комитетка яңа җитәкче билгеләнде
Муниципалитетта район Советының чираттан тыш утыз җиденче сессиясе булды.
Көн тәртибендә алты мәсьәлә тикшерелде, шул исәптән – Башкарма комитет җитәкчесен билгеләү турында. Комиссия тарафыннан җитәкче вазифасына кандидатлар сайлап алу үткәрелде һәм район Советы карамагына ике кандидат тәкъдим ителде: Вилдан Мөхәмәтгалиев, Песәй җирлеге башлыгы, Алмаз Хәммәтов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары. В.Мөхәмәтгалиев үз кандидатурасын төшерү турында телән белдерде, депутатлар бертавыштан А.Хәммәтов кандидатурасы өчен тавыш бирделәр.
Алмаз Зөлфәтовичның ике югары белеме бар: 2003 елда Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлаган, 2010 елда – Казан дәүләт федераль университетының юриспруденция бүлеген. Хәрби бурычлы. Хезмәт эшчәнлеген 1993 елда башлаган. Муниципаль вазифаларда эш стажы өч ел, җитәкче вазифаларда – ун ел.
Аннан соң депутатлар түбәндәге мәсьәләләрне тикшерделәр:
«Менделеевск муниципаль районының җирле үзидарә органнары структураларын раслау турында» 2015 елның 27 октябреннән 18 нче санлы карарына үзгәрешләр кертү турында. №182
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында муниципаль служба турында Положениегә үзгәрешләр кертү турында. №183
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының җирле үзидарә органнары закончалыгындагы һәм муниципаль норматив-хокукый актларындагы үзгәрешләргә мониторинг үткәрү тәртибе турында Положениене раслау турында. №184
2019 елга муниципаль милекне хосусыйлаштыруны фаразлау планы (программасы) турында. №185
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы территориясендәге җирләрдән файдалануга муниципаль җир контроле Положениесенә үзгәрешләр кертү турында. №186
Карарлар mendeleevsk.tatarstan.ru һәм pravo.tatarstan.ru сайтларында урнаштырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев