Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бай тәҗрибә, данлыклы тарих

2004 елның җәендә, химия заводы авыр икътисадый кризис кичергән чорда, Фирдис Абдрахмановка предприятиене кризистан чыгару гына түгел, аны Россиядә алдынгы минераль ашламалар җитештерүчеләр исәбенә кертү карары белән янган профессиональ менеджерлар командасын җитәкләү йөкләнә. Юбилей датасы алдыннан без "Менделеевсказот" ҖЧҖ генераль директоры Ф.Абдрахмановка берничә сорау бирдек. - Фирдис Әсхәтович, предприятиегә ничек...

2004 елның җәендә, химия заводы авыр икътисадый кризис кичергән чорда, Фирдис Абдрахмановка предприятиене кризистан чыгару гына түгел, аны Россиядә алдынгы минераль ашламалар җитештерүчеләр исәбенә кертү карары белән янган профессиональ менеджерлар командасын җитәкләү йөкләнә. Юбилей датасы алдыннан без "Менделеевсказот" ҖЧҖ генераль директоры Ф.Абдрахмановка берничә сорау бирдек.

- Фирдис Әсхәтович, предприятиегә ничек килүегез һәм упкын чигендә торган производствога эшкә алынуыгыз турында сөйләгез әле.
- Барысы да район башлыгы Рөстәм Гафаровның ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә "Татазот" ААҖнең җитештерү эшчәнлеген торгызуда заводлыларга ярдәм күрсәтү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итүеннән башланды. Минтимер Шәрипович предприятиене кризистан чыгару гына түгел "Газпром" ААҖ генераль директоры Ринат Ханбиковка йөкләде.
Ринат Сәгыйтович үзенә хас энергия һәм үҗәтлелек белән "Татазот" проблемаларын хәл итүгә алынды.
Предприятие белән танышудан алган беренче тәэсир чыннан да авыр тойгы калдырды. Хәлне тамырдан үзгәртергә кирәк иде.
Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ТР Хөкүмәте нык ярдәм итте. Аның булышлыгы белән гомуми суммасы 30 млн. сумга хезмәт хакы буенча бурыч капланды, чимал һәм энергия ресурслары өчен счётлар түләнде.
Һәм без чиста биттән, яңа "Менделеевсказот" ҖЧҖ төзеп, аммиак селитрасы чыгару буенча эшне кабат торгыздык.
2004 елның көзе - предприятиенең икенче туган көне, "Менделеевсказот" үсешендә өр-яңа этап башлангычы.
Җитештерүне тизләтелгән модернизацияләү башланды. Завод кыска срокларда кризистан чыгарылып кына калмады, беренче тапкыр ике дистә ел элек планлаштырылган аммиак селитрасы җитештерү күләмен үтәде. Бу, үз чиратында, социаль сәясәткә һәм кадрлар белән эшләүгә күбрәк игътибар итәргә мөмкинлек бирде.
- Юбилей датасын нинди уңышлар белән каршылыйсыз?
- Бүген предприятие Россия Федерациясендә дә, якын һәм ерак чит илләрдә дә минераль ашламалар базарында югары рейтингка ия. Коллективның бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә ел саен заводның җитештерү егәрлекләре арттырыла. Узган елны без 300 тонна эшләп чыгару әйләнеше белән тәмамладык. Продукциянең төп төре - аммиак селитрасыннан башка предприятиедә концентрацияләнмәгән азот кислотасы, сыек һәм газ хәлендәге кислород чыгарыла.
Продукция сыйфаты Россия стандартларына җавап бирә, сертификатлар һәм паспортлар белән расланган. Төяп җибәрү тимер юл, Кара диңгез һәм Балтыйк портлары аша башкарыла.
Безнең селитраның бренды Бразилиядә, Һиндстанда, Пакыйстанда билгеле.
- Әллә проблемаларыгыз да юкмы?
- Әлбәттә бар. Иң элек, продукция сату базарында көндәшлекне тоту катлаулы. Белгәнегезчә, без читтән килгән чималда эшлибез. Менә шуңа күрә дә аммиак чыгару заводы төзү турында карар кабул ителде. Куәтле химик комплекс торгызу проектын тормышка ашыру предприятие өчен чимал проблемасын хәл итәчәк, йомык технологик цикл урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк һәм "Менделеевсказот" ҖЧҖне яңа җитештерү дәрәҗәсенә чыгарачак. Димәк, заводның киләчәге өметле.
- Предприятие кадрларга кытлык кичермиме?
- Кадрлар белән барысы да тәртиптә. Заводның горурлыгы - ветераннар. Мин "Менделеевсказот" ҖЧҖнең тәҗрибә һәм яшьлек бердәмлеге булуы турында һәрвакыт әйтәм. Беренче эшчеләрнең тормыш тәҗрибәсе - яшь буын өчен үрнәк. Безнең предприятиедә дә, Л.Я.Карпов химзаводындагы кебек, киләчәк буыннар горурланачак династияләр үсәр дип уйлыйм.
Форсаттан файдаланып, заводны торгызу һәм үстерү белән бәйле барлык кешеләрне, ветераннарны, белгечләрне һәм эшчеләрне, җитәкчеләрне тарихи юбилей датасы белән тәбриклим, ТР Президентына һәм Хөкүмәтенә, "Газпром межрегионгаз Казан" ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиковка предприятие эшчәнлеген торгызуга һәм җитештерүне модернизацияләүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерәм. Киләчәккә планнар зур. Үзара аңлашу һәм ярдәм аларны тормышка ашыруның төп гаранты булыр дип уйлыйм.

Предприятие тарихыннан

Җитештерү эшчәнлеге дәвамында завод милек формасын һәм исемнәрен үзгәртте:

♦ 1983-1988 еллар - Яңа Менделеевск химия заводы;
♦ 1988-1991 еллар - "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" җитештерү берләшмәсе составына керә;
♦ 1992-2000 еллар - "Яңа Менделеевск химия заводы" дәүләт предприятиесе;
♦ 2000-2002 еллар - "Татазот" дәүләт унитар предприятиесе;
♦ 2002-2004 еллар - "Татазот" ачык акционерлык җәмгыяте;
♦ 2004 елдан бүгенге көнгә кадәр - җаваплылыгы чикләнгән "Менделеевсказот" җәмгыяте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Фирдис Абдрахмановов