Бер, ике, өч, ян яктырткыч!
"Жилэнергосервис" предприятиесе белгечләрен безнең иҗат төркеме Чоловский урамында яктырту буенча җитешсезлекләрне бетерү вакытында очратты. - Җитешсезлекләр төрле була, - дип сөйлиләр гидрокүтәрткеч машинисты Александр Колпаков һәм электрчы Виталий Иванов. - Кайвакыт вак кына - яктырткычлар яна, аларны алыштырырга кирәк була. Әгәр электр чыбыклары өзелгән булса, озак кайнашырга туры килә. Барысын...
"Жилэнергосервис" предприятиесе белгечләрен безнең иҗат төркеме Чоловский урамында яктырту буенча җитешсезлекләрне бетерү вакытында очратты.
- Җитешсезлекләр төрле була, - дип сөйлиләр гидрокүтәрткеч машинисты Александр Колпаков һәм электрчы Виталий Иванов. - Кайвакыт вак кына - яктырткычлар яна, аларны алыштырырга кирәк була. Әгәр электр чыбыклары өзелгән булса, озак кайнашырга туры килә. Барысын да алдан күреп бетереп булмый, сәбәпләр күп булырга мөмкин.
Белгечләр билгеләп үтүенчә, бер көнне 12 тапкыр күтәрелергә туры килгән. Иске Гришкин һәм Тойгуҗа авылларында җитешсезлекләрне бетергәннәр. Шәһәр урамнарында эшләү кыенрак, күпләп автомобиль куелган ишегалларындагы баганалар янына гидрокүтәрткеч белән якын килүе бик катлаулы була.
- Мондый очракта машина хуҗасын эзлибез, транспортларын алуларын үтенәбез, - ди А.Колпаков. - Нәтиҗәдә вакыт уза, ул дәвердә тагын берничә җитешсезлекне бетерү мөмкин булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев