Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итүендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев гражданнарны кабул итте

Депутатка җиде кеше мөрәҗәгать итте. Сөюмбикә Нухованы юл субсидияләрен түләү турындагы сорау кызыксындыра.

− Пенсия ун мең сум, 505 сум акчадан мәхрүм иттеләр. Менә шушы акчага яшәп карагыз. Миңа беркем дә ярдәм итә алмый, − дип мөрәҗәгать итте Сөюмбикә Әхтәмовна.

Татарстан хөкүмәте «бай» пенсионерларга җәмәгать транспортында йөрү өчен ташламаларны гамәлдән чыгарды. Кереме 20 мең сумнан да артмаган пенсионерларга юлда йөрү өчен ай саен 505 сум түләнә. Әгәр дә пенсионерның кереме 20-25 мең сум икән, бу очракта түләү 180 сум тәшкил итә.

− Мондый хәлне беренче мәртәбә ишетәм, тикшерербез, − дип җавап бирде Марат Мансурович.

Башка сораулар авыл җирлегендә медицина хезмәткәрләренә субсидия түләү, врачлар өчен аренда торагы төзү, газлаштыру, Тихоново авылында яңа урамны су белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланды. Берничә мөрәҗәгать кабул итү барышында хәл ителде, калганнарына аңлатма бирелде. Барлык сораулар да М.Бариевның шәхси контроленә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев