Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче чираттагы бурыч – түләүләрне җыю

Район җитәкчесе Игорь Привалов, киңәшмәне ачып, районга ТР Президенты каршындагы торак фонды башкарма директоры Т.Абдуллинның визиты йомгаклары турында мәгълүмат бирде. - Ниһаять социаль ипотека кысаларында торак йорт төзелеше буенча карар кабул ителде, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич. - Проблеманы ярты ел хәл итеп булмаган иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә...

Район җитәкчесе Игорь Привалов, киңәшмәне ачып, районга ТР Президенты каршындагы торак фонды башкарма директоры Т.Абдуллинның визиты йомгаклары турында мәгълүмат бирде.

- Ниһаять социаль ипотека кысаларында торак йорт төзелеше буенча карар кабул ителде, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич. - Проблеманы ярты ел хәл итеп булмаган иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә генә мәсьәлә башкаруга кабул ителде. Бүгенге көнгә 100 дән артык гаилә, шул исәптән сугыш ветераннары һәм фронтовикларның толлары, торак шартларын яхшыртуга чират тора. Алар торакны бары тик ипотека заемы яки торак сертификаты аша гына ала алачаклар. Фатир мәсьәләсен хәл итүнең башка вариантлары юк һәм булмаячак та.
Сакчыллыкны тәэмин итәргә
Эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция полковнигы Геннадий Сушковның райондагы оператив хәл турында доклады барышында мөгезле эре терлек урлау белән бәйле җинаятьләр артуга акцент ясалды.
- Тикшерү күрсәткәнчә, кайбер хуҗалыкларның терлекчелек биналары сакланмый, - дип хәбәр итте ул.
Хәлне анализлап, Игорь Привалов агропром җитәкчеләрен ышанып тапшырылган милекнең сакчыллыгы буенча тиз арада чаралар күрергә чакырды.
- Билгеле булганча, начар яткан җирдән алалар. Милектән колак каккач, "Каравыл! Ник полиция җинаятьләрне ачу буенча тиешенчә эшләми?" дип кычкыралар. Ләкин закон буенча милекнең иминлеге өчен җитәкче җавап бирә, - дип искәртте Игорь Анатольевич.
Түләүләр юк -
сыйфат та юк
"Нептун" идарәче компаниясе" ҖЧҖ эшчәнлеге турында мәгълүмат белән директоры Алмаз Искаков чыгыш ясады.
Ул билгеләп киткәнчә, компания агымдагы елның 1 февраленнән эшли. Штатта 12 хезмәткәр. Оператив идарәдә - гомуми мәйданы 377548 кв. метр булган 126 йорт.
"Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖ (184621 кв. м. мәйданлы 74 йорт), "Жилэнергосервис-Менделеевск" (52 йорт, 193219 кв. м.), "Экопром" ҖЧҖ (каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм чүп контейнерларын тоту), "Чаллы-Лифтсервис" ҖЧҖ (лифтларга хезмәт күрсәтү) хезмәтләр күрсәтә.
Өч айда подрядчылар тарафыннан 2637840, 2977253 һәм 360602 сум түләнгән. Башкарылган эшләр актларын "Нептун" ИК тикшерә.
Күпфатирлы өч йорт капремонт программасына керде: Фомин, 21, Бурмистров, 2, Химиклар, 11. Генподрядчы - "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖ.
Суга ОДНга югары исәпләүләр һәм ТКХ өчен бурычлар төп проблема булып тора.
Фатирлар буйлап йөрү барышында торак закончалыгын бозучыларга 696 акт төзелде. 16 фатирда магнитлар табылды, 450 сендә - төзек булмаган счетчиклар, 215 - срогы чыккан исәп приборлары, 20 - пломбалары өзелгән, 11 фатирда күрсәткечләрдә аермалар теркәлде. ТКХ өчен бурыч, узган елның шул чоры белән чагыштырганда кимесә дә, күләмле булып кала - 43,5 млн. сум.
Йомгак ясап, Игорь Привалов болай диде:
- Түләүләрне җыю - беренче чираттагы бурыч, халык белән активрак эшләргә, түләмәүчеләрне судлар аркылы мәҗбүри кечерәк мәйданлы фатирларга күчерергә кирәк. Авыл халкы да хезмәтләр өчен түләми. Җирлекләр башлыклары хәлне катгый контрольгә алсыннар иде.
Энергия белән тәэмин итү
"Татэнергосбыт" ААҖ филиалының Алабуга бүлекчәсе Менделеевск клиентларга хезмәт күрсәтү офисы эшчәнлеге турында отчетны начальнигы Сәйдәш Сәлахов тәкъдим итте.
Сәйдәш Сәлимҗанович сүзләренчә, отчет чорында реализацияләнгән электр энергиясе күләме 147,9 млн. сум тәшкил итте. Дебиторлык бурычы - 8,143 млн. сум.
Ахыры. башы 1 нче биттә.
Эре бурычлылар исемлегендә - промышленность һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре. Халыкның бурычы 2,4 млн. сум.
Түләмәүчеләргә карата электр бирүне чикләү режимы, судка дәгъва гаризалары юллау кулланыла.
- Хезмәтләр өчен түләргә кирәк. Түләмәүләр хезмәт күрсәтүче предприятиеләрне банкротлыкка китерә. Моңа юл куярга ярамый, - диде Игорь Привалов, район башкарма комитетының вазифаи шәхесләренә мәсьәләне контрольгә алуны йөкләп.
Проблема уртак
"Бердәм исәп-хисап үзәге" ҖЧҖ директоры Елена Һадиева торак-коммуналь хезмәтләргә средстволар җыю йомгакларына комментарий бирде.
- ТКХ өчен 99246 мең сум исәпләнелгән, халык тарафыннан 84594 мең сум яки 84% түләнгән, - дип яңгырады докладта.
Игорь Привалов предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда хәлне анализлады, хуҗалык җитәкчеләрен түләүләрне вакытында тәэмин итү өчен җаваплы итеп билгеләде.
- Ни өчен халык, хезмәт коллективлары вәкилләре торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтләре өчен түләүгә шулай салкын карый? Безнең районда ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Ханбиков җитәкләгән "Татгазэнерго" предприятиесе ярдәме нәтиҗәсендә салкын һәм кайнар су, җылылык бирү белән проблемалар юк.
Социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын һәм юлларны ремонтлау, төзекләндерү, газлаштыру мәсьәләләрен хәл итүдә республика Президенты һәм Хөкүмәте зур ярдәм күрсәтә.
Мин җитәкчеләрне хезмәт коллективларында эшне активлаштырырга чакырам. Бүген районның барлык предприятиеләрендә дә хезмәт хакы вакытында түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары