Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче тапкыр паспорт алучы россиялеләргә Конституция нөсхәсе дә тапшырылачак

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин РФ гражданины паспорты турындагы Нигезләмәгә шундый үзгәреш керткән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.

Әлеге карар 1 июльдән үз көченә керәчәк. Үзгәрешләр 14 яше тулган россиялеләргә, шулай ук Россия гражданлыгы алучы чит ил кешеләренә кагылачак.

Хөкүмәттә фаразлауларынча, бу карар «патриотик тәрбия дәрәҗәсен күтәрүгә, шулай ук Россиянең дәүләт символикасына карата сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга ярдәм итәчәк».

Россия Президенты Владимир Путин илнең Төп законын беренче паспорт белән бергә тапшыру мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән иде. Әлеге инициатива Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашуда белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев