Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без бергә, тынычлыкта яшәргә

19 мартта "Патриот" үзәгендә мөһим тарихи чара - Кырым халкына теләктәшлек белдерү йөзеннән сәяси акция булды. Анда "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе һәм ветераннар советы эгидасында район ветераннар хәрәкәте активистлары катнашты. - Менделеевлыларның өлкән буыны һәрвакыт изге эшләр һәм башлангычлар авангардында булды. Бүген безне бу очрашуга тирән патриотлык, Ватан өчен...

19 мартта "Патриот" үзәгендә мөһим тарихи чара - Кырым халкына теләктәшлек белдерү йөзеннән сәяси акция булды.
Анда "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе һәм ветераннар советы эгидасында район ветераннар хәрәкәте активистлары катнашты.
- Менделеевлыларның өлкән буыны һәрвакыт изге эшләр һәм башлангычлар авангардында булды. Бүген безне бу очрашуга тирән патриотлык, Ватан өчен горурлык хисләре китерде, - диде чараның инициаторы, шәһәр Советы рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" партиясеннән депутат Илсөяр Гобәйдуллина.
Бүген Россиянең барлык регионнарында Президент Владимир Путинның Украина буенча сәясәтен һәм Кырымда референдум нәтиҗәләрен хуплау буенча митинглар уза. Без бу әһәмиятле тарихи вакыйгадан читтә кала алмыйбыз һәм, күршеләребез өчен кайгырып, бу көннәрдәге кичерешләребез, уй-хисләребез белән уртаклашырга телибез.
Менделеевлыларның берсе дә тугандаш Украина халкы язмышына һәм сәяси хәлгә битараф калмагандыр дип уйлыйм, - диде ул.
Илебезнең бу көннәрне ниләр кичерүен яхшырак аңлау, 1991 елның 1 декабрендә Советлар Союзы таркалуга китергән күп тарихи вакыйгаларга күзне ачу өчен чарада катнашучыларга "СССР. Җимерелү" фильмы тәкъдим ителде.
Күпләр сюжетларны тирән кайгыру хисләре, куәтле Союзның таркалуын күз яшьләре аша карадылар һәм бүген Россия белән зирәк сәясәтче хакимлек иткән өчен Ходайга рәхмәт белдерделәр.
- Безнең таяна алырлык Президентыбыз бар. Авыр вакытта ул безне ташламас. Кырымның Россия составына керергә карар кылуы - барлык россиялеләр өчен җиңү. Ул сугышсыз, кан коюсыз, тугандаш халыкларның бер-берсен үтерүесез ирешелү белән кадерле, - дип билгеләп үтте ветераннар советы рәисе Любовь сорокина.
- Өлкән яшьтәгеләр генә түгел, балалар да илдәге хәлне аеруча тетрәнү белән күзәттеләр. "Безнең илдә сугыш булмый, безнең Путин бар", - диделәр алар. Минем ирем биш ел Севастопольдә корабльдә хәрби бурычын үтәгән. Хезмәт иткән җирен - Кырымны күрсәтергә алып баруын мин беркайчан да онытмыйм. Севастополь хәтеремдә якты тәэсирләр калдырды. Ничек аны югалтырга була иде. Бүген Севастополь федераль билгеләнештәге шәһәр булды. Мин вакыйганың болай тәмамлануына ихластан куанам, - дип фикере белән бүлеште педагогик хезмәт ветераны Флёра Садыйкова.
- Путин эшләгән гамәлнең Россия өчен зур әһәмияткә ия булуын сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. булмый. "Бердәм Россия" партиясе лидеры буларак, ул иртәгәге көнгә ышаныч тудыра. Сочидагы Олимпиада барышын нинди горурлык белән күзәттек, безнең спортчыларның җиңүләре белән горурландык. Бу күләмле спорт чарасын үткәрүгә әзерлек кысаларында никадәр эшләр башкарырга туры килүен күзаллау мөмкин түгел.
- Ә Владимир Владимирович шул ук вакытта үзен бик тыйнак тотты. Трибунага чыгып: "Әйе, без бергә!" дип кычкырасы килә. Халык берләшергә кирәклеген аңлады. Алда авырлыклар күп әле, юл каршылыклы. Украинада бандеровлыларның көчләве кала. Әмма без ышанабыз, бу җир дә азат ителер, - диде эшмәкәр Тамара Королёва.
- Мин үзебезнең Рөстәм Миңнеханов өчен дә горурлык кичерәм. Көчле сәясәтче буларак, Кырымдагы хәлне тотрыкландыруга ул да үз өлешен кертте, - дип өсти Карпов исемендәге химия заводының ветераннар советы рәисе Роза Галеева.
ТР Дәүләт советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров Украинада җәелдерелгән вакыйгаларга күпкырлы анализ бирде:
- Тарихны шәхесләр ясый. Путинсыз Россия дә булмас иде. Көнбатышның төп бурычы Россия Федерациясен таркату булды. Президентыбыз Россияне саклап калган, аның флагы астына теләге булган башкаларны да берләштерү буенча эзлекле сәясәт алып барган зирәк җитәкче буларак тарихи елъязмага кереп калыр. Россия көчле державага әйләнде. Илдә армиянең куәтен ныгыту өчен дә күп эшләр башкарылуы куандыра. "Әгәр халык үз армиясен туйдырырга теләми икән, башканы туйдырыр", дигән Наполеон. Мин безнең районның да алга атлавына шатланам, "Аммоний" заводы төзелә.
Ахыры 2 нче биттә.
Ахыры. Башы 1 нче биттә. Нәтиҗәлелек - теләсә нинди эшнең уңыш нигезе, - дип үз фикерен җиткерде Рөстәм Исмәгыйлович.
- Кырымның җиңүе - россиягә, путинга һәм аның янәшәсендәгеләргә ышаныч ул. Алда безне зур эшләр көтә. Бергәләп, күңел халәте белән гармониядә булып кына без бердәмроссиялеләр алдына куелган бурычларны хәл итә алырбыз, - диде "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова.
- Кырымлыларның шатлыгын уртаклашып, мин әле һаман да Украина язмышы өчен борчылам. Анда гаиләләре белән абыйларым яши. Хәлнең тыныч юл белән чишеләсенә ышанам. Иң мөһиме, - тынычлык, иминлек. Яшәү өчен тагын ни кирәк. Ач-ялангач йөрмибез, ашарыбызга бар, - диде Люция Халикова. - Сугыш уты кабызучылар - алар кеше түгел. Ата-бабаларыбыз башыннан үткән сугыш михнәтләрен кичерергә Ходай язмасын иде. Без бәхетлеләр, тыныч тормышта яшибез.
- Төрле дәрәҗәдәге власть җитәкчеләренең халык яшәешен яхшырту өчен күп эш башкаруын танымый мөмкин түгел. Аларга рәхмәт әйтергә кирәк, - диде фикерләрне хуплап Карпов исемендәге химия заводының профсоюз комитеты рәисе урынбасары Татьяна Митшина.
Аннан Илсөяр Гобәйдуллина шәһәр Советы депутаты Эдуард Минсадыйров тәкъдиме белән Менделеевскида Яшьләр урамы белән рәттән яңа оешкан урамны - Крымская, ә ипподром янындагы яңа урамнарны Владимир Георгиевский һәм Борис Пастернак исеме белән атау турында җирле үзидарә шәһәр Советы карары проектын һәм район топономик комиссия үтенечен хуплау турында ветераннарга мөрәҗәгать итте.
Очрашуда катнашучылар комиссия һәм депутатлар тәкъдимен бертавыштан кабул иттеләр.
- Карар проекты шәһәр Советының чираттагы утырышында тикшерелер. Депутатлар аны хуплар дип уйлыйм, - дип ышандырды Илсөяр Хәбибулловна.

Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Патриот Кырым