Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без – Россия гражданнары

Балалар сәнгать мәктәбендә 14 яше тулганнарга Россия Федерациясе гражданины паспортын тантаналы тапшыру буенча традицион чара узды. Залда көн геройлары, кунаклар, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова эгидасында сәяси совет әгъзалары, район муниципалитеты, оешма һәм учреждениеләр вәкилләре җыелды. Чараны алып баручылар Гөлназ Стрелкова һәм Карина Шамина илнең...

Балалар сәнгать мәктәбендә 14 яше тулганнарга Россия Федерациясе гражданины паспортын тантаналы тапшыру буенча традицион чара узды.
Залда көн геройлары, кунаклар, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова эгидасында сәяси совет әгъзалары, район муниципалитеты, оешма һәм учреждениеләр вәкилләре җыелды.
Чараны алып баручылар Гөлназ Стрелкова һәм Карина Шамина илнең төп документын гамәлгә кертү тарихы белән таныштырдылар, укучыларга бурычларын һәм хокукларын аңлаттылар.
- Сез хәзер үзегез алдында гына түгел, бу еллар дәверендә сезгә игътибарлы булган һәм сезнең турында кайгырткан кешеләр алдында да җаваплы, - диделәр алар.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов чарада катнашучыларны сәламләде.
- Россия гражданины булу җаваплы да, мактаулы да. Бу исемне намус белән йөртүегезне телибез. Әти-әниләрегез, әби-бабаларыгызның лаеклы варислары булыгыз.
Аннан Россия Федераль миграция службасы ТР буенча идарәсенең район бүлеге начальнигы Елена Алиева белән берлектә "Бердәм Россия" партиясенең җирле сәяси Советыннан истәлекле сувенирлар һәм паспорт тапшырды.
Балалар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр. Артур Костинның шатлыгын уртаклашырга әти-әнисе, әбисе һәм бабасы да килгән.
- Балаларыбыз өчен шундый бәйрәм оештырулары куандыра. Фатиха сүзләре яңгырады. Алар балалар хәтерендә гомер буена калыр, - диделәр Гөлсинә һәм Рәис Заһретдиновлар.
Хокук саклау органнары ветераннары Советы рәисе Владимир Трапезников ихластан котлау сүзләре әйтте.
- Безнең кечкенә шәһәребезнең тарихы бай. Бер мәктәптә алты Советлар Союзы Герое укыган, якташыбыз Котдус Габдрахманов күкрәге белән дошман дзоты амбразурасын каплаган. Үз ватанын чиксез яраткан кеше генә батырлык эшләргә сәләтле, - диде ул.
Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Ольга Колпакова:
- Паспорт тапшыру - дулкынландыргыч вакыйга, шуны истән чыгармагыз: сез - безнең киләчәгебез. Сезнең алда юллар ачык. Берсен сайлагыз һәм максатыгызга туры атлагыз. Без һәрвакыт сезнең белән, шуны онытмагыз. Безнең белем һәм тәҗрибә авыр минутларда булышлык итәр, - диде.
Балалар ант бирделәр. Яшьтәшләре исеменнән җавап сүзе белән чыгыш ясаган Алмаз Әхмәстинов һәм Гүзәл Борһанова Россия гражданины исеменә лаеклы булырга омтылачаклары турында ышандырдылар.
Яшь артистлар чыгышы тантана бизәге булды. "Шатлык" һәм "Очарование" ансамбльләре, солистлар Анастасия Месеева, Лия Дәүләтшина, Адель Гыйззәтуллина һәм Лия Галләмова, Галия Пшембаева җыелганнарга иң яхшы номерларын бүләк иттеләр.
Лариса Кривилева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга

2
X