Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Без сезне көтәбез

Җомга көнне "Юность" район мәдәният йортында егетләрне хәрби хезмәткә тантаналы озату кичәсе булды. Армиягә алынучылар белән беррәттән хезмәт ветераннары, шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм укучылары, әти-әниләре һәм дуслары булачак солдатларга фатиха бирү һәм изге теләкләр җиткерү өчен мәдәният учреждениесенең зур залына җыелдылар. Җыелганнарны сәламләп район башлыгы Игорь Привалов: - Озакламый сез...

Җомга көнне "Юность" район мәдәният йортында егетләрне хәрби хезмәткә тантаналы озату кичәсе булды.
Армиягә алынучылар белән беррәттән хезмәт ветераннары, шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм укучылары, әти-әниләре һәм дуслары булачак солдатларга фатиха бирү һәм изге теләкләр җиткерү өчен мәдәният учреждениесенең зур залына җыелдылар.
Җыелганнарны сәламләп район башлыгы Игорь Привалов:
- Озакламый сез кораллы Көчләр сафына басачаксыз, сезгә Ватанны саклау буенча җаваплылык йөкләнә. Хәрби бурычыгызны намус белән үтәп, исән-имин өйләрегезгә әйләнеп кайтырсыз дип ышанабыз. Без сезне көтәбез, - дип билгеләп үтте.
- Бүгенге көндә туксаннан артык якташыбыз армия хезмәтендә, алар турында яхшы хәбәрләр алабыз. Сез дә район традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләр булырсыз дип уйлыйбыз, Ватанны саклаучылар тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәт, - диде районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев.
Шәһәрнең Почётлы гражданины Пётр Фёдоров егетләргә мөрәҗәгатендә:
- Безнең кечкенә район илгә җиде Советлар Союзы герое үстергән, шуларның алтысы 1 нче мәктәптә укып чыккан. Кече ватаныгыз белән горурлана аласыз. Әле дә хәтерлим, беркөнне завод музеена "Комсомольская правда" газетасы корреспонденты Бондюг җире тарихы белән танышу өчен килгән иде, чөнки ул архивтан Берлин шәһәренең рейхстагында "Без Бондюгтан. Безнекеләрне бел" дигән язу булуы турында мәгълүмат тапкан. Менделеевлылар Бөек Ватан сугышы елларында да, кайнар нокталарда да намуска тап төшермәделәр. Әти-әниләрегез генә түгел, яшьләр бүлеге, "Патриот" клубы хезмәткәрләре дә сезнең белән элемтәдә булыр дип ышанам. Без сезне яңа җиңүләр белән көтәбез.
Дин әһелләре - Айрат хәзрәт һәм Виктор атакай изге теләкләр җиткерделәр.
- Шуны онытмагыз, сезне өегездә көтәләр һәм яраталар, - диде армиягә алынучының әнисе Ольга Черемных.
- Без бурычны намус белән үтәп, туган шәһәребез үсешенә өлеш кертер өчен кире кайтырбыз, - дип ышандырды яшьтәшләре исеменнән Игорь Черемных.
Алып баручы Виктор Никифоров, Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Кристалл" эстрада бию ансамбле, солист Галия Пшимбаева, брейк-данс төркеме, "Ля-ля-фа" вокаль ансамбле катнашында концерт программасы булачак Ватанны саклаучылар белән очрашуны дәвам итте.
Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга