«Безнең ишегалды» республика программасы гамәлдә
Җәмгыять

«Безнең ишегалды» республика программасы гамәлдә

Бу уңайдан йорт яны территорияләре тәртипкә китерәләчәк. Ишегалларын төзекләндерү буенча халык белән фикер алышу эшләре бара.

Исемлектә – Тукай урамының 3 һәм 4 нче йортлары ишегаллары. Биредә яшәүчеләр Башкарма комитет вәкилләре белән берлектә булачак үзгәрешләр турында сөйләштеләр.

– Проектка уен комплекслары, ишегалды яктыртулары, видеокүзәтү, яшелләндерү, ял итү зоналарын төзекләндерү, төрле навигацияләр керә, – ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Метальников.

– Программа белән җитди кешеләр шөгыльләнә дип ышаныйк, – дип билгеләде йортта яшүче София Аничкина.


Нет комментариев