Безнекеләр – осталар
"Батыр" спорт мәктәбе яшь боксчылары Туймазыдан җиңү яулап кайттылар. 4 ноябрьдә әфганчы Ф.Гәрәев истәлегенә багышланган традицион XXI бокс турнирында Ислам Вәлиев, көндәшләрен артта калдырып, җиңү пьедесталының беренче баскычына менде, Александр Малинов бронзага ия булды. Яшьүсмерләрне ярышка тренер Марсель Шәфыйков әзерләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев