Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүләкләр һәм концерт

Төзүчеләр көне алдыннан «Юность» район мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды. «Аммоний» комплексы төзелешендә эшләүче чит ил компанияләре вәкилләрен һич хаталанусыз фирмалы махсус киемнәреннән танып була иде. Алар тулы хокук белән тамаша залында җирле төзелеш фирмалары хезмәткәрләре белән рәттән урыннар алдылар. Раушан Бәгъдануров бу тармакта чирек гасырга якын эшләгән. - Казанда...

Төзүчеләр көне алдыннан «Юность» район мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды.
«Аммоний» комплексы төзелешендә эшләүче чит ил компанияләре вәкилләрен һич хаталанусыз фирмалы махсус киемнәреннән танып була иде. Алар тулы хокук белән тамаша залында җирле төзелеш фирмалары хезмәткәрләре белән рәттән урыннар алдылар.
Раушан Бәгъдануров бу тармакта чирек гасырга якын эшләгән.
- Казанда төзелеш училищесын тәмамладым, армия хезмәтеннән соң эшли башладым, - ди Раушан, - шул вакыттан бирле берничә һөнәр үзләштердем. Хәзер Карпов исемендәге химзаводның төзелеш идарәсендә хезмәт куям.
Тормыш иптәше Зинаида Захаренко да төзүче, «Менделеевсказот» заводының ремонт-механика цехында штукатур-буяучы. Бәйрәмгә ул коллегасы белән килгән. Рәүлә Крайнованың өч улы да төзүче һөнәрен сайлаган. Зинаида һәм Рәүләнең эш стажлары 25 елдан артык.
- Төзүчеләрнең эшләре беркайчан да бетми, - дип сөйли Рәүлә Әбраровна. - Хәзерге вакытта 209 нчы цехны капиталь ремонтлыйбыз.
Менделеевск районы башлыгы Игорь Привалов тантана хуҗаларына иң җылы котлау сүзләре адреслады:
- Менделеевск төзүчеләренә зур тәҗрибә, бай традицияләр хас. Без аларның ышанычлы һәм сыйфатлы эшләүләренә ышанабыз, - диде ул.
Татарстан Президенты Указы белән республиканың почетлы төзүчесе исеме бирелгән «Спецстрой» ҖЧҖ генераль директоры Геннадий Парамонов сәхнәгә көчле алкышлар астында күтәрелде.
Бу көнне төзүчеләргә иң яхшы номерларын «Кристалл» бию ансамбле, солистлар Клара Галләмова, Марианна Кузнецова, Вячеслав Бәйрәмгулов, Инна Килеева бүләк иттеләр. Елена Дунаева, Виктор Никифоров, Данияр Кәбиров башкаруында «Сезон любви» кинофильмыннан япон телендә башкарылган җыр, һичшиксез, концерт программасының бизәге булды, аны чит ил кунаклары аеруча җылы каршы алды.
Кичәне Рәкыйга Хәмәтгалимова һәм Виктор Никифоров алып бардылар.
Ольга Смолькова
Динар Бәхтиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга