Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бондюг кызлары-Россия һава оборонасы гаскәрләрендә

1942 елда Һава оборонасы гаскәрләрендә хезмәт итүче 100 мең кызылармияче ир-атларны хатын-кызлар белән алыштырырга карар кылынды.

Нәкъ менә Һава оборонасы гаскәрләрендә бондюг кызлары да хезмәт иттеләр. Алар Александра Матвеева, Мөнәвәрә Йосыпова, Мария Айкашева, Мария Колупаева, Анна Колпакова, Татьяна Леонова, Анна Манина, Таисия Соловьева, Тамара Суворова һәм башкалар.

Колесникова (Суворова) Тамара Александровна 1923 елда ТАССРның Алабуга районында туган. 1941 елда Бондюг 1 нче урта мәктәбен тәмамлаган.
Суворова Советлар Союзы Герое Михаил Фомин һәм Владимир Георгиевскийның классташы була.

Кыз 1942 елда Бондюг район хәрби комиссариаты белән чакырыла. Ул Һава оборонасы гаскәрләренең күзәтү, хәбәр итү частендә хезмәт итә. Сержант Мәскәүне саклауда катнаша.
«Демобилизацияләнгәч 1945 елда Бондюгка кайта, комсомол эшләре алып бара. Соңрак Сверлауга күчеп китә, әмма кече ватаны белән элемтәсен өзми. Менделеевск 1 нче урта мәктәбенең кызыл эзтабарлары белән хат язышалар, чыгарылышлар белән очрашуга килә. Сверлау медицина институтының партком секретаре урынбасары булып эшли», — дип яза Туган якны өйрәнү музее.

Суворова икенче дәрәҗә Ватан ордены, «Германияне җиңгән өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Фотода Т. Колесникова-Суворова сулда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев