Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бондюглылар өчен әһәмиятле көн

12 декабрьдә гражданнарны Бердәм кабул итү көнендә муниципалитетка беренче килүчеләр Бондюг авылы делегациясе булды. Бу турыда район Башкарма комитеты эшләре идарәчесе Роман Волков хәбәр итте, Россия Президенты йөкләмәсе буенча ел саен Конституция көнендә гражданнарны бердәм кабул итү көне уздырылачагы турында искәртте. Бондюглылар район башлыгы Игорь Приваловка көн кадагындагы мәсьәләләрне чишү...

12 декабрьдә гражданнарны Бердәм кабул итү көнендә муниципалитетка беренче килүчеләр Бондюг авылы делегациясе булды.
Бу турыда район Башкарма комитеты эшләре идарәчесе Роман Волков хәбәр итте, Россия Президенты йөкләмәсе буенча ел саен Конституция көнендә гражданнарны бердәм кабул итү көне уздырылачагы турында искәртте.
Бондюглылар район башлыгы Игорь Приваловка көн кадагындагы мәсьәләләрне чишү белән мөрәҗәгать иттеләр.
- Иң беренче чиратта безгә энергиядән кулланган өчен тарифны авыл җирлегенә тигезләү проблемасын хәл итәргә кирәк. Йортларга газ кермәгән һәм без электрдан гына кулланабыз. Документлар буенча Бондюг шәһәргә карый, ләкин безгә шәһәр шартларына кадәр ерак әле. Шуңа күрә безнең йорт хуҗалыкларына авыл халкы куллана торган ташламалы тариф кертүне сорыйбыз, - дип хәлне аңлатты авыл старостасы Михаил Тарасов.
Алар шулай ук торак пунктны газлаштыру, юлларны ремонтлау, су белән тәэмин итү, төзекләндерү мәсьәләләрен билгеләделәр.
Район башлыгы шунда ук Бондюгта яшәүчеләрнең тормыш өчен мөһим проблемаларын тикшерү максатында ресурслар белән тәэмин итүче һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләре белән экстрен киңәшмә җыйды.
"Челтәрле компания" ААҖнең Менделеевск район электр челтәре, "Энергосбыт" предприятиесенең Менделеевск участогы директорлары Таһир Әскаров, Исмәгыйль Хафизов әйткән тәкъдимнәрне тикшерү барышында районның беренче җитәкчесе һәр йорт хуҗалыгына ресурслар бирүнең техник шартларын әзерләүне, энергия ресурсларын кулланучылар белән килешүләр төзүне йөкләде.
Халыктан тиешле документация җыюга җаваплы итеп шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитов һәм "Энергосбыт"ның клиентлар белән эшләү буенча өлкән агенты Елена Сердюкова билгеләнде.
- Халык Яңа елга электр чыгымнарына ташламалы түләү рәвешендә яхшы бүләк алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Бондюглыларны борчыган башка проблемалар да акрынлап хәл ителәчәк, - дип ассызыклады район башлыгы.
Лариса Кривилева
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Бердђм

2
X