Бурычлы 544 фатирның “Түләмәүчеләр паспорты” бар.
Район башлыгы рәислегендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны киметү буенча штаб утырышы булды. "Татгазэнерго" Менделеевск ЯАҖ филиалы директоры Илдус Җәләев бурычларны бетерү буенча штаб билгеләгән чаралар үтәлеше белән таныштырды. - Бурычлыларга карата кискен чаралар күрелә, - дип билгеләп үтте Илдус Илһамович, - сентябрь аенда 76 фатирга электр энергиясе бирү туктатылды, шуларның...
Район башлыгы рәислегендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны киметү буенча штаб утырышы булды.
"Татгазэнерго" Менделеевск ЯАҖ филиалы директоры Илдус Җәләев бурычларны бетерү буенча штаб билгеләгән чаралар үтәлеше белән таныштырды.
- Бурычлыларга карата кискен чаралар күрелә, - дип билгеләп үтте Илдус Илһамович, - сентябрь аенда 76 фатирга электр энергиясе бирү туктатылды, шуларның 43ендә - кабаттан. 1 октябрьгә шундыйлар исәбендә 93 фатир исәпләнә. Бурычы булган 311 фатирның "Түләмәүчеләр паспорты" бар.
"Нептун-плюс" ҖЧҖ директоры Сергей Тихонов бурычлыларга карата кулланылган чаралар турында сөйләде. - Сентябрь аенда мировой судтагы эшләр буенча ризасызлык белдергән 22 бурычлының материалы федераль судта тыңланды. Сентябрь аенда барлыгы 189 дәгъва гаризасы бирелде, 171 бурычлыга дәгъва документы әзерләнә. Исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева оешмалар киселешендә фатир өчен түләүне тотып калу буенча мәгълүмат бирде.
- Үз кул астыгызда эшләүчеләрнең ай саен ТКХ түләү дәрәҗәсен, бурычларны планлы рәвештә киметеп, агымдагы түләүләрне 97-100 процентка җиткергәнчегә кадәр күзәтеп барыгыз, - дип өндәде җитәкчеләрне район башлыгы. Үтемле чаралар исемлегендә ул чит илгә чыгуны чикләү, фатир өчен түләүне бухгалтерия аша күчерү турында гариза белән генә эшкә кабул итү, коммуналь ресурслар бирүне туктату, милекне арестка алу, фатир һәм автомобиль рәсмиләштерүне тыю, фатирларыннан чыгару һ.б.ларны атады.
Штаб утырышында торак булмаган биналар һәм беркем дә теркәлмәгән фатирлар буенча, бурычларның фатирлары буйлап йөрү мәсьәләләре дә каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев