Чәчәк атучы химиклар шәһәре
Бу җәйдә шәһәрдә хуш исле оазис менделеевлыларның, күпсанлы кунакларның игътибарын җәлеп итте, күзләрен иркәләде. Рафаэль Сабитов җитәкчелегендәге "Төзекләндерү Идарәсе" предприятиесе яшелләндерүчеләре район башлыгы командасындагы зур бердәм команданың кече звеносы гына. Нәкъ менә аның инициативасы белән иртә язда гомуми белем оешмалары орлыклар алдылар һәм үсентеләр үстерделәр. - Менделеевск бу сезонда танымаслык...
Бу җәйдә шәһәрдә хуш исле оазис менделеевлыларның, күпсанлы кунакларның игътибарын җәлеп итте, күзләрен иркәләде.
Рафаэль Сабитов җитәкчелегендәге "Төзекләндерү Идарәсе" предприятиесе яшелләндерүчеләре район башлыгы командасындагы зур бердәм команданың кече звеносы гына. Нәкъ менә аның инициативасы белән иртә язда гомуми белем оешмалары орлыклар алдылар һәм үсентеләр үстерделәр.
- Менделеевск бу сезонда танымаслык булып үзгәрде, яхшырды, чәчәк атты һәм салават күпере төсе белән балкыды, - дип уртаклаша йорт комитеты рәисе Нәзирә Рәхмәтуллина (Химиклар урамы, 5 нче йорт). - Без районны Валерий Черошинцев җитәкләвенә чиксез шат, үз эшенең чын остасы, хезмәт сөючән һәм безгә, аның кул астында эшләүчеләргә үрнәк.
Бу сезонда шәһәрне 10 меңнән артык петуния, сальвия, бәрхет, бегония, колеус, портулак, кохияләр бизәде. Яшелләндерүчеләр эше җиңелләрдән түгел, быелгы челләне һәм яңгыр булмауны да исәпкә алсак аларга чәчәк түтәлләрен тәрбияләү өчен икеләтә тир түгәргә туры килде.
Яшелләндерү участогы начальнигы Римма Гәрәева сүзләренчә, язын белгеч-агроном Роза Йосыпова бәһасыз ярдәм күрсәтте, ул чәчәкчелек проблемалары, ландшафт дизайны белән ярты гасыр шөгыльләнгән.
Алда башкарасы эшләр, кызыклы фикерләр, Валерий Сергеевич тәкъдимнәре дә аз түгел. Шәһәр юбилеена кызыл лаләләр белән зур йолдыз формасындагы чәчәк түтәле менделеевлыларга бүләк булачак. Бу чәчәклек Химиклар урамындагы урам сәгате янында. Архитекторлар, экологлар һәм тәҗрибәле ландшафт дизайнерлары җитәкчелегендә төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре план нигезендә Менделеевскиның юбилей елында дәвам итәчәк. Шәһәрлеләрнең актив катнашулары ярдәмендә ул тагын да матуррак һәм яшелрәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев