Җәмгыять

Чит планета кешеләре белән очрашырга ашыккан

Алабуга-Ижевск трассасында автозаправка янында ялгыз юлчы кинәт "Iveco" автомобиле астына ташлана. Микроавтобусның җил тәрәзәсенә бәрелгән егетне күргән шоферның халәтен аңлау кыендыр. Бәхеткә, чит ил машинасы да, адекват булмаган ир дә җитди җәрәхәтләр алмыйлар. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Тәлгат Фазлыев аңлатуынча, Свердловск өлкәсендә туган сәламәтлегендә психик тайпылышлар булган 26 яшьлек ир хәбәрсез...

Алабуга-Ижевск трассасында автозаправка янында ялгыз юлчы кинәт "Iveco" автомобиле астына ташлана.
Микроавтобусның җил тәрәзәсенә бәрелгән егетне күргән шоферның халәтен аңлау кыендыр. Бәхеткә, чит ил машинасы да, адекват булмаган ир дә җитди җәрәхәтләр алмыйлар. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Тәлгат Фазлыев аңлатуынча, Свердловск өлкәсендә туган сәламәтлегендә психик тайпылышлар булган 26 яшьлек ир хәбәрсез югалган буларак федераль эзләүдә. Үзенең аңлатуынча, биредә чит планета кешеләренең махсус биремен үти һәм тиздән НЛОга очып китәчәк. "Агент" артыннан улларын табуга өметләрен өзгән әти-әнисе килде.

Менделеевск Менделеевск яналыклары Гадђттђн тыш хђл

Нет комментариев