Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Демография – саннарда һәм фактларда

ЗАГС бүлеге агымдагы елның сигез аендагы статистиканы тәкъдим итте.

Гыйнвардан августка кадәр 169 бала дөньяга килде, бу узган елның шул чорына караганда 14кә артык. 88 пар никах укытты, узган елда бу сан 10не тәшкил итте. Никах җебен өзү турында 65 акт рәсмиләштерелде, бу узган ел белән чагыштырганда бергә ким. 245 кеше бакыйлыкка күчте (2019 – 269).

Әти-әниләрнең күбесе балаларына гадәти булмаган исемнәр сайлыйлар – Мия, Марьяна, Елизар, Ясминә, Юстиния, Альвина, Селим, Устинья, Сумайя, Торнике, Раяна, Теона. Мисал өчен, Устинья исеменең мәгънәсе гадел. Елизар – димәк Ходай ярдәм иткән, ә Сумайя исеме гарәп телендә «олылау» дигәнне аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев