Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Диагнозны вакытында кую мөһим

- Вакыт көндезге 12гә якынлаша. Хәзер төшке аш алып киләчәкләр, - дип пышылдап үзара сөйләшәләр Үзәк район больницасының терапия бүлеге пациентлары. Лариса Кривилёва Рәис Сәхапов фотосы - Монда тәмле пешерәләр, иң мөһиме -туклану дөрес оештырылган. Өйдә бар нәрсәне кыздырабыз, күпме кирәк тозлыйбыз, борычлыйбыз, аннан үзебез өянәктән интегәбез. Барлык авырулар да...

- Вакыт көндезге 12гә якынлаша. Хәзер төшке аш алып киләчәкләр, - дип пышылдап үзара сөйләшәләр Үзәк район больницасының терапия бүлеге пациентлары.
Лариса Кривилёва
Рәис Сәхапов фотосы
- Монда тәмле пешерәләр, иң мөһиме -туклану дөрес оештырылган. Өйдә бар нәрсәне кыздырабыз, күпме кирәк тозлыйбыз, борычлыйбыз, аннан үзебез өянәктән интегәбез. Барлык авырулар да дөрес тукланмаудан дип юкка гына әйтмиләр, әмма без моны бик соң аңлыйбыз.
- Больницада туклану рационын төрләндерергә омтылган аш-су осталарына һәм азык-төлек сатып алуга средство биргән администрациягә рәхмәт.
- Биредә әзерләгән кебек ботканы өйдә пешереп булмый, ярманы шундый итеп парлыйлар, авызда эреп тора.
Бу мизгелдә азык кабул итү бүлмәсендә җанлылык сизелә. Дәваланучылар мөлаем буфетчы-санитарлар Физәлия Гәрәева һәм Наталья Балобановага яхшы хезмәт күрсәткәннәре өчен ихластан рәхмәт белдерәләр.
Санитарлар урыннарыннан тора алмаганнарга иртәнге, төшке һәм кичке ашны палатага китерәләр. Игътибарлы һәм кеше хәленә керә белүчән хуҗалык эшләре буенча шәфкать туташы Надежда Акинина турында пациентлар аеруча җылы сүзләр әйтәләр:
- Надежда Юрьевна барыбызга карата ихтирамлы. Бар эшне тиз һәм теләк белән башкара. Беркемгә дә авыр сүз әйтми, ярдәм итәргә тырыша.
Көзге чорда хроник авырулар кискенләшкәнлектән, терапия бүлегендә буш урыннар юк диярлек.
- Менделеевлылар нинди диагнозлар белән ешрак мөрәҗәгать итә? - дип кызыксындык без бүлек мөдире, бу өлкәдә 32 ел стажы булган Рәшит Вәлиевтан.
- Нигездә йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасы, үпкә, ашказаны, бөер авырулары өстенлек итә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу авырулар "яшәрә" бара. Әгәр элек "инсульт", "инфаркт" диагнозын өлкән яшьтәгеләргә куйсак, хәзер бу күренеш яшьләр арасында да очрый. Статистика шундый, илебездә яшәүче бер миллион кешегә 400 мең гипертоник яки кан басымы күтәренке кеше туры килә, яки 40 процент.
Райондагы 24 мең өлкән кешенең 9,6 меңе гипертониядән җәфа чигә.
Алкогольне кирәгеннән артык куллану, физик пассивлык куркыныч тудыручы факторларга керә. Компьютер техникасы да сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудыра. Яшь чагында компьютер артында озак утыру психикага тискәре йогынты ясый - нерв системасын какшата.
- Гипертониядән котылып буламы?
- Бу авыруны тулаем дәвалау мөмкин түгел, әмма кан басымын контрольдә тотарга була.
Югары артериаль кан басымы йөрәкнең ишемик авыруы килеп чыгуга куркыныч тудыручы факторларның берсе. Артериаль гипертензияне иртәрәк барлау, аны динамикалы күзәтү гипертония авыруының катлаулануын киметү мөмкинлеге бирә.
Менә ни өчен диспансеризация үтү мөһим, аның барышында табиблар диагноз куя. Башлангыч стадиядә ачыкланган чирне дәвалау күпкә җиңелрәк.
- Рәшит Мөхәмәт-җанович, менделеевлылар үзәк больницада белгечләр җитмәүгә зарлана. Сезнең бүлектә кадрлар белән эш ничек тора?
- Терапия бүлегендә минем белән бергә табиб-терапевт Римма Костина һәм табиб-невропатолог Иван Иванов эшли, алар зур стажлы тәҗрибәле белгечләр. Өлкән шәфкать туташы Мария Ямщикова дистә еллар бу өлкәдә хезмәт куя.
Процедура шәфкать туташлары Гөлфия Мөхәмәтшина һәм Ләйсән Павлова адресына пациентларыбыздан еш кына рәхмәт сүзләре ишетәм. Палата шәфкать туташлары үз участокларында вазифаларын җаваплы башкарлар.
- Әйе, чыннан да, күптән түгел хезмәт ветераны булган әтием сезнең бүлектә дәвалану курсы үтте. Ул палатадагы шәфкать туташларының пациентларга игътибарлы мөнәсәбәтеннән канәгать калды.
- Шәфкать туташлары Роза Чупрынина, Эльвира Мөхәмәтдинова, Надежда Богданова, Фирдәүс Осипова, Эльмира Нәбиуллина, Светлана Морозова, Надежда Кузерина процедураларны зур җаваплылык белән үтиләр.
- Халык күп булуга карамастан, бүлектә һәрвакыт чисталык хөкем сөрә.
- Бу кече медицина хезмәткәрләре Татьяна Нигъмәтуллина, Рәзинә Аманова, Лидия Сәгъдиева, Флорида Әхмәдиева, Татьяна Зырянованың тырышлыгы нәтиҗәсе, алар больницада санитария таләпләрен үтәү буенча вазифаларын намус белән башкаралар.
- Менделеевлыларга сәламәтлекләрен саклау өчен ниләр киңәш итәсез?
- Иң элек, спорт белән шөгыльләнергә, һәрвакыт хәрәкәттә булырга, икенчедән, туклану режимын үтәргә, диета тотарга.
Дәвалауның төп
факторы - туклану
Дәвалау-профилактика учреждениесе өчен билгеләнгән ризыклар картотекасының больницада төгәл үтәлешен диетолог Ильмира Абдуллина раслады. Төрле авырулардан дәвалану пациентларга меню төзү буенча махсус курслар тәмамлаган Ильмира Аливердиевна өч елдан артык пациентлар өчен өстәлләр "формалаштыра". Аның сүзләренчә, үзәк больницада диетаның өч төре кулланыла: төп, саклаучы, түбән калорияле. Айга 123-150 кеше ашатыла.
Стажлы пешекчеләр Ева Давыдова, Елена Җәләлова, Оксана Карабаева иртәнге сәгать алтыдан ризык әзерләү өчен кухня өстәле артына басалар. Алар сменалап бишәр көн эшлиләр.
Азык-төлек муниципаль ихтыяҗлар өчен товар китерергә электрон сәүдә буенча сатып алына: Татар Чаллысы пекарнясыннан - икмәк, "Хәләл" предприятиесеннән - ит. Эшмәкәр Әлфинур Абзалетдинова сөт продуктлары китерә.
Менюны туклану дәвалануы буенча совет рәисе Ринат Башаров раслый. Хирург һәм реаниматологларга сыйфат мониторингы йөкләнгән. Алар туклану сыйфаты контроле журналын алып бара, ризыкның пробасын алалар.
Ял көннәрендә азык әзерләү сыйфаты өчен дежур табиблар җаваплы.
- Махсус төзелгән комиссия кварталга бер мәртәбә менюга төзәтмәләр кертә. Докторларның теләкләрен исәпкә алып азык-төлек исемлеге төзелә, аларны сатып алабыз, - ди Ринат Разимович.
- Авырулар ашаудан зарланмый. Бу безне шатландыра. Чөнки диетик туклану - дәвалануның төп факторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Вакыт