Дисней-паркта рәхәт
С.Гассар исемендәге мәдәният сарае фойесында балалар уен мәйданчыгын ачканда "Кама таңнары" приюты һәм Өмет яры" социаль хезмәт үзәге шәкертләре каршылыклар белән батутта сикерделәр, зооциклларда йөрделәр, татлы мамыктан авыз иттеләр. Аларга мондый мөмкинлекне хәйрия акциясе кысаларында район җитәкчесе Валерий Чершинцев һәм эшмәкәр Мөхәммәтшиннар бирде. Клоунесса Шпилька ролендә Диана Штырь балаларны һәм...
С.Гассар исемендәге мәдәният сарае фойесында балалар уен мәйданчыгын ачканда "Кама таңнары" приюты һәм Өмет яры" социаль хезмәт үзәге шәкертләре каршылыклар белән батутта сикерделәр, зооциклларда йөрделәр, татлы мамыктан авыз иттеләр. Аларга мондый мөмкинлекне хәйрия акциясе кысаларында район җитәкчесе Валерий Чершинцев һәм эшмәкәр Мөхәммәтшиннар бирде.
Клоунесса Шпилька ролендә Диана Штырь балаларны һәм өлкәннәрне уен мәйданчыгы, вертикаль һәм горизонталь каршылыклар белән батут урнашкан, баскетбол боҗрасы һәм тубы булган Дисней-паркка чакырды. Килүчеләрнең күбесе беренче тапкыр 120 килограммга кадәр авырлыкны күтәрүче электр белән эшләүче зооцикллар күрделәр. Аларда зурлар да, балалар да йөри ала.
Менделеевлыларга сәламләү сүзе белән район җитәкчесе Валерий Чершинцев мөрәҗәгать итте. Ул хәйрия проектының мөһимлеген билгеләде һәм балаларга кызыклы һәм актив яллар теләде.
Уен зонасы эш көннәрендә 14тән 20 сәгатькә, ял һәм бәйрәмнәрдә 11дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.
- Безнең шәкертләр өчен бу көн чын бәйрәм булды, - ди "Кама таңнары" приюты тәрбиячесе Вәсимә Шакирова.
Хәзер ятимнәр һәм кыен тормыш хәлендә калган балалар атнага бер тапкыр уен мәйданында бушлай була алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев