Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт Думасында ипотеканы биш процентка бирергә тәкъдим иттеләр

Тәкъдим тиз арада вице-премьер Марат Хөснуллинга җиткереләчәк

Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзалары төзелеш тармагына күпләп ташламалы ипотека бирергә тәкъдим итте.

Әлеге тәкъдим тиз арада вице-премьер Марат Хөснуллинга җиткереләчәк, дип хәбәр итә комитет рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев Известия басмасына. 

Парламентарийлар махсус программа кысаларында,Үзәк Банк банкларның югары ышанычлы ипотека портфельләрен залог итеп, кабул итәргә тәкъдим итә. Бу хакта Татар-информ РИА Новостига слтама белән хәбәр итә. 

Милек итеп рәсмиләштерелгән торак өчен бирелгән кредитлар күз алдында тотыла. Аларның ипотека заемнарына ике елдан да ким булмаган күләмдә хезмәт күрсәтелгән һәм алар буенча бурыч 0,15 проценттан артмаска тиеш. Үзәк Банк мондый залогы булган банкларга ике проценттан да артмаган кредитлар бирәчәк, кредит оешмаларына процент ставкасын өч процентка кадәр арттырырга мөмкин булачак, дип аңлата басма. 

Кошелев әйтүенчә, программа төзелеш тармагына ярдәм итәргә һәм ипотеканы отышлырак итәчәк.

фото-превью pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев