Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экология елында чүплек

"Дружба" бакчачылык ширкәтенә яки Каенлык аланына барган кешеләр анда төшә торган юлның Чоловский урамыннан башлап никадәр пычрак булуын күргәннәрдер. Менделеевск шәһәрендә яшәүче Мөнирә Гыйльмуллина һәм Алмазия Мусина, башка бакчачылар кебек, үз участокларына шушы юлдан йөриләр. Һәр көнне күз алдында күңелсез картина: яман ис таратучы чүпкә баткан территория. Анда автомобиль тәгәрмәче,...

"Дружба" бакчачылык ширкәтенә яки Каенлык аланына барган кешеләр анда төшә торган юлның Чоловский урамыннан башлап никадәр пычрак булуын күргәннәрдер.
Менделеевск шәһәрендә яшәүче Мөнирә Гыйльмуллина һәм Алмазия Мусина, башка бакчачылар кебек, үз участокларына шушы юлдан йөриләр. Һәр көнне күз алдында күңелсез картина: яман ис таратучы чүпкә баткан территория. Анда автомобиль тәгәрмәче, запас частьлар, агач эшкәртү материаллары калдыклары, әрҗәләр, капчыклар һ.б.лар җитәрлек.
Беренче көнкүреш калдыклары биредә күптән барлыкка килде. Кемдер бу урын чүп түгү өчен кулай дип уйлаган: шәһәр читендә һәм күренә торган түгел. Чүп өеме елдан-ел арта. Бу юлы да әле генә ташланган шактый күләмле өем юл кырыннан ук күзгә чалына.
- Яз көне кар сулары чүпне агыза башлый һәм безнең участокларга алып килә, - дип борчылу белдерә Алмазия Шакировна.
Чүп өемен хасил итүчеләрне чамаларга гына була. Дачага йөрүчеләр кагыйдә бозучыларны беркайчан да күрмәгән. Юлда очраган әңгәмәдәшләр чүп-чар җыештырылыр һәм кабат барлыкка килмәс дигән фикердә. Чөнки янәшәдә Тойма елгасы ага - райондагы бердәнбер табигый һәйкәл.

Вәсилә Мортазина
Автор фотосы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Мендеклеевск яналыклары Дружба

2
X