Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эльбруска күтәрелү, яки 5642 метр биеклектә

Июльдә якташыбыз КНИТУның 6 нчы курс студенты Динар Шәйморатов Россиянең иң югары ноктасына - 5642 метрлы Эльбрус тавына менде. Моның ничек булганын корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина белеште. - Динар, юл күпме вакытны алды? - Казаннан Самарага автобус белән бардым, анда мине дустым Костя көтә иде. Самарада кирәкле җиһазларны алып бетердек, ризык...

Июльдә якташыбыз КНИТУның 6 нчы курс студенты Динар Шәйморатов Россиянең иң югары ноктасына - 5642 метрлы Эльбрус тавына менде. Моның ничек булганын корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина белеште.
- Динар, юл күпме вакытны алды?
- Казаннан Самарага автобус белән бардым, анда мине дустым Костя көтә иде. Самарада кирәкле җиһазларны алып бетердек, ризык запасладык. Шунда ук безгә тагын ике егет кушылды. Төркемнең башка катнашучылары көткән Минеральные Водыга кадәр юл поездда 36 сәгать вакытны алды.
- Тауга менүгә ничек әзерләндең?
- Андый походлар алдыннан йөгерү белән шөгыльләнү зарур, бигрәк тә таулы урында. Казанда андый урын тапмаганлыктан, Кабан күле янындагы мәйданчыкны сайладым, тренировка саен минимум 6 километр йөгереп үтә идем. Йөгерүне интенсив көч шөгыльләре - бокс, тренажер залы, мөмкинлек булганда, бассейн белән тулыландырдым. Физик әзерлеккә каратэ һәм кечкенәдән брейк-данс белән шөгыльләнүем тәэсир итте - алар миңа ахырга кадәр барырга этәргеч булды да.
- Төркемдә катнашучылар турында сөйлә әле.
- Төркем 40 катнашучыдан һәм дүрт тәҗрибәле инструктордан тора иде. Безне өч төркемчәгә бүлделәр. Эльбруска килгән егетләр, "Спарта - яңа геройлар" проектында катнашучылар, ышанычлы, һәркайсына таянып була. Команда интернациональ иде: Франция, Эстония, Белоруссия, Финляндия, Украина һәм Россия (Красноярск, Уфа, Мәскәү, Краснодар, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән, Казаннан мин берүзем) вәкилләре.
- Күтәрелү ничек барды?
- 20 июльдә кич белән без 2350 метр биеклектә урнашкан Терскол поселогында идек.
21 июль (беренче көн). Диңгез өстеннән 2800 метр биеклеккә күтәрелдек. Альп болыннарын күрдек, "Кызлар толымы" шарлавыгында су коендык, ул "Дөньяның иң матур 100 шарлавыгы" китабына кертелгән. Анда "Вертикаль" фильмын төшергән вакытта В.Высоцкий су коенган. Шарлавыктан мәһабәт Зур Кавказ сырты биеклекләренә панорама ачылды. Тәэсирләр сүз белән генә аңлатырлык түгел! Шунда мин В.Высоцкийның сүзләрен искә төшердем: "Таулардан яхшырак тау гына була ала". Хәрби дан музеенда булдык. Бөек Ватан сугышы чорында Эльбруста да каты бәрелешләр барган.
22 июль (икенче көн). Тагын күтәрелү, монысында инде 3800 метрга. Кардан барабыз. Төркемдәгеләрнең барысы да диярлек баш авыртуын тойды. Инструкторлар аңлатканча, бу организмның табигый реакциясе, ми кислород җитмәүдән интегә, шуңа баш авырта. Бу тау авыруы дип атала һәм һәркемдә диярлек була. Организм шулай климатка яраклаша. 3095 м билгесендә макрокосмосны тикшерү буенча Россия Фәннәр академиясенең уникаль обсерваториясе урнашкан (карамагында өч йолдыз һәм ике кояш телескобы бар).
23 июль (өченче көн). Лагерьда ял итү.
24 июль (дүртенче көн). Якынча 3500 метр биеклеккә мендек. Төн куну.
25 июль (бишенче көн). 4200 метрга менү. "Приют 11"дә төн куну.
26 июль (алтынчы көн). 4900 метрга Көтүче кыяларына менү. Приют 11 гә төшү.
27 июль (җиденче көн). Эльбруска менү. Ул 11 сәгать дәвам итте, юлга төнге 2 дә кузгалдык. Таңны 5100 метр биеклектә каршыладык. Һава торышы да безнең яклы иде. Көчле җил иссә дә, температура минус 5-10 градус. Һәм, ниһаять, көндез без тау башында! Бәхетебез ташып тора! Дөресен генә әйткәндә, барлык кыенлыкларны җиңеп, Россия һәм Европаның иң биек ноктасында торганыңны аңлаудан күзләр яшьләнде. Шул мизгелдә тормышта барысына да ирешү мөмкин икәнлеген аңлыйсың: нык итеп теләргә һәм куйган максатыңа алга барырга гына кирәк. Тауга менгән көннәрдә без ардык, ә тау башында үзебезне көр һәм бәхетле итеп сиздек.
28 июль (сигезенче көн). Азау аланына төшү. Аннан без Кара диңгезгә киттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары безнекелђрне бел!