Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Елисеевлар гаиләсендә “юбилей” баласы туды

Шушы көннәрдә быел безнең шәһәрдә йөзенче бала тууны билгеләделәр. Ул - дөньяга 3 килограмм 400 грамм авырлыкта 53 сантиметр булып килгән Родион. Кунаклар, туганнары һәм дуслары җыелганда, әбиләре Римма Маслихинадан яшь парның танышу тарихын белештек. Алар дусларының туенда танышалар, берничә елдан өйләнешәләр. "Кама таңнары" приюты тәрбиячесе Людмила һәм шәһәр газының...

Шушы көннәрдә быел безнең шәһәрдә йөзенче бала тууны билгеләделәр. Ул - дөньяга 3 килограмм 400 грамм авырлыкта 53 сантиметр булып килгән Родион.
Кунаклар, туганнары һәм дуслары җыелганда, әбиләре Римма Маслихинадан яшь парның танышу тарихын белештек. Алар дусларының туенда танышалар, берничә елдан өйләнешәләр. "Кама таңнары" приюты тәрбиячесе Людмила һәм шәһәр газының авария-диспетчерлык службасы слесаре Евгений Елисеевларның гаиләсендә биш яшьлек уллары Роман үсә.
Ата-ананы бу истәлекле вакыйга белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин котлады. Ул тантаналы төстә уллары туу турында 100 нче номер астында таныклык һәм "Менделеевскида туган йөзенче бала" медале тапшырды.
- Бу сан улыгызга йөз процент сәламәтлек, уңыш китерсен, - дип теләде Рөстәм Зиннурович.
- 2013 елда Менделеевскиның йөзенче баласы 2 майда Алабуга бала тудыру йортында дөньяга килде, - диде бу вакыйганы теркәү хокукы бирелгән ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гудовская.
Шәһәрнең һәм илнең яңа гражданины өчен Менделеевск гимны яңгырады.
- Балаларыгыз ышанычыгыз һәм терәгегез булсын, шатлык һәм бәхет китерсен, - дип гаилә парына мөрәҗәгать итте Менделеевск районы буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Раушан Иштанова һәм ана капиталына сертификат тапшырды.
- Икенче улыбыз туу - безнең өчен бәхет. Родионның йөзенче бала булуы көтелмәгән сюрприз, - ди бәхетле әти.
- Бу вакыйга гаилә копилкасында калачак, - дип өсти хатыны.
- Тормышыгызда шатлыклар күбрәк булсын. Без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, - диде балаларына һәм оныкларына әбиләре Галина Елисеева.
Чара дәвамында тантана хуҗасы татлы йоклады. Әлбәттә, аның борчылырлык сәбәбе юк, чөнки яраткан әти-әнисе янәшәсендә.
Вәсилә Мортазина
Динар Бәхтиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга