Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшлекле киңәшмәдә лаеклылар бүләкләнде

Район җитәкчесе Радмир Беляев ярышта җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

8еннән 10 апрельгә кадәр Мәскәү өлкәсендәге Одинцово шәһәрендә олимпия чемпионы, Россия герое Лазутина Лариса Евгеньевна хөрмәтенә «Мәскәү янында көрәш» исемле тхэквондо буенча Бөтенроссия турниры узды. 12-14 яшьлек кадетлар арасында 55 кг.га кадәр авырлык категорияләре арасында Карина Кудряшова көмеш призер булды. 
Шулай ук Одинцовода 2012-2013 елда туганнар арасында «Кубок СК Pioneer» регионара турниры узды. София Гайфетдинова 24 кг.га кадәр авырлык категориясендә һәм Ника Фазлыева 37 кг.нан зуррак авырлык категориясендә 1 нче почетлы урынны алдылар. 
Азат Камашев 37 кг.га кадәр авырлык категориясендә ышанычлы 2 урынны яулады. Әлеге ярышларда 2000нән артык катнашучы булды, алар Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һәм Россия вәкилләре. 
Район җитәкчесе эшлекле дүшәмбедә җиңүчеләрне бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев