Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Әфганстанда туган җырлар»

2 нче мәктәптә укучылар өчен Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан Демократик Республикасы территориясеннән чыгаруга 31 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Аны педагог И.Җиһаншина оештырды.

Чарада интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызның әниләре Рәисә Куршакова һәм Любовь Рябова, районның Әфганстан сугышы ветераннары һәм инвалидлары берлеге рәисе Сергей Поспелов, мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы укучылары Сергей Камашев, Сергей Зырянов, «Шурави» төркеме солисты Рамил Дәүләтшин, Дмитрий Лахтин, хәрби комиссар Сергей Залуженко, Әфганстан сугышы юлларын узган ир-егетләр катнаштылар. Залдагылар Әфганстан ветераннары һәм инвалидлары берлеге вәкилләре тәкъдим иткән видеофильмны карадылар.

«Әфган» сүзе утлы сугыш юллары аша узган ир-атларның хәтерендә саклана. Шуңа күрә алар бертавыштан болай дип белдерәләр: «Кукләребез аяз, көннәребез ими үтсен, сугышлар булмасын!» Чара дәвамында сәхнәдә «Шурави» төркеме җырлары яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев