Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газеталар ни язган?

"Октябрь байрагы", 1959 ел Мактап бетерә алмыйлар Күптән түгел элекке поликлиника бинасында балалар тудыру бүлекчәсе ачылды. Ул 25 урынга исәпләнгән. Биредә йөкле хатыннар, аналар зур игътибар белән чолганып алынганнар. Медицина хезмәткәрләренең эштә зур тәҗрибәләре бар. Күп еллар буе акушерка булып эшләүче Надежда Ивановна Романованы һ. б. ларны аналар мактап бетерә...

"Октябрь байрагы", 1959 ел
Мактап бетерә алмыйлар
Күптән түгел элекке поликлиника бинасында балалар тудыру бүлекчәсе ачылды.
Ул 25 урынга исәпләнгән. Биредә йөкле хатыннар, аналар зур игътибар белән чолганып алынганнар. Медицина хезмәткәрләренең эштә зур тәҗрибәләре бар. Күп еллар буе акушерка булып эшләүче Надежда Ивановна Романованы һ. б. ларны аналар мактап бетерә алмыйлар.
С.Җиһаншина, бала тудыру бүлекчәсе мөдире

Базар турында
Район үзәгендәге колхоз базарындагы ларёкларга күп кенә магазиннарның сатучылары базар көннәрендә сәүдә итәргә киләләр.
Ләкин аларга бертөрле дә шартлар тудырылмаган. Базар эчендәге биналарда бер генә лампочка да юк. Кыш көне товарларны урнаштыру өчен яктырылганны көтеп утырырга туры килә. Базар директоры иптәш Алексеев эшкә соң килә, теге яки бу нәрсә кирәк булса, директорны табуы кыен.
Базардагы бу тәртипсезлекләр кайчан бетәр соң?
С.Харрасова, Ленин сельпосы сатучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район газетасына – 80