Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Герой исеменә лаек

Бондюг районы егете Григорий Колпаков Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Татарстаннан югары дәүләт бүләгенә лаек булган 11 офицерның исемен "Российская газета" журналистлары ачыклады. Документлар озак еллар "Яшерен" мөһере астында архивта сакланды, ачык куллануга күптән түгел генә чыкты. Музей хезмәткәрләре белән берлектә Буа, Ютазы, Чистай, Баулы...

Бондюг районы егете Григорий Колпаков Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.
Татарстаннан югары дәүләт бүләгенә лаек булган 11 офицерның исемен "Российская газета" журналистлары ачыклады. Документлар озак еллар "Яшерен" мөһере астында архивта сакланды, ачык куллануга күптән түгел генә чыкты. Музей хезмәткәрләре белән берлектә Буа, Ютазы, Чистай, Баулы һәм башка районнардан хәрби хезмәткә алынган сугышчыларның туганнарын эзләү башланды.
Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музее директоры Михаил Черепанов җирле музейның фәнни хезмәткәре Виктор Соловьевка 1945 елның 18 маеннан бүләкләү бите күчермәсен юллаган.
- 2010 елда сезнең газета Григорий Иванович Колпаков турында язып чыкты, - дип хәбәр итте безгә Виктор Николаевич. - Әмма ул вакытта аның Герой исеменә тәкъдим ителүе турында билгеле түгел иде.
Чыннан да, Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан без Борис Николаевичның туганы Г.Колпаков турында хатирәләрен газетада бастырдык. Туганнар соңгы тапкыр 1987 елда Пенза шәһәрендә күрешәләр. Ике елдан соң Григорий Иванович фани дөньядан китә.
Ул 1919 елның 12 февралендә Полянка авылында туа, җиденче сыйныфны тәмамлагач, "Яңа чишмә" колхозында хисапчы булып эшли башлый. 1939 елның сентябрендә Григорийны армиягә алалар. Бөек Ватан сугышы елларында ул Виленск хәрби-пехота училищесын тәмамлый һәм Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре составында сугыша, укчылар взводы, аннан рота командиры була. Смоленск өлкәсен азат итүдә, Буг, Турья елгаларын кичүдә, Висла, Одер елгаларында плацдарм алуда, Германиядәге дәһшәтле урам сугышларында катнаша. Каты яралана.
Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында бүләкләнү документын Бранденбург укчылар полкы командиры полковник Колесов тутыра. Ул болай дип яза: "1945 елның 16 апрелендә Лебус шәһәренең (Германия) көнчыгыш чиге районында дошман оборонасын өзү вакытында көчле артминомет һәм пулемет уты астында үзенең взводы белән фашист траншеясына бәреп кереп, көчләре тигез булмаган кул сугышы вакытында 21 немец солдатын юк итә. Һөҗүмне дәвам итеп, өченче траншеяга үтеп керә, чигенү юлын кисеп, оборонада торучылар арасында паника тудыра, немецлар ротасын чолгап алып, юк итү мөмкинлеге тудыра. Дошман ягына килгән өстәмә көч Колпаков взводына контратака ясый. Патрон, снарядлар бетү ягында. Взводын трофей фаустпатроннар белән коралландырып, Колпаков дошман ротасын тар-мар итә, аннан алга таба хәрәкәтләнеп, миномет батареясын чолгап алып, гитлеровчыларны бирелергә мәҗбүр итә. Советлар Союзы Герое исеменә лаек".
Шул ук документта гвардия генерал-майоры Черняк визасы белән түбәндәге нәтиҗә тора: "Советлар Союзы Герое исемен бирүгә лаек".
Соңгы карарны генерал-лейтенант Волков кабул итә: "Александр Невский орденына лаек".
Григорий Иванович 1950 елга кадәр Германиядә хезмәт итә, аннан Алтай краенда. Өч Кызыл Йолдыз ордены, Александр Невский ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Пенза шәһәрендә җирләнгән.
Без аның Пензада яшәүче кызы белән телефон аша элемтәгә кердек.
- Без бу вакыйга турында Менделеевскида яшәүче әтиемнең абыйсы Борис Николаевичтан алган телеграммадан белдек, - ди Людмила Григорьевна. - Бүләкләнү документының күчермәсен Интернет аша җибәрделәр. Хәзер мин "Российская газета"га җибәрү өчен әтиемнең фотоларын барлыйм, журналистлар сорады.
- Григорий Иванович Герой исеменә тәкъдим ителүе турында белдеме?
- Әйтә алмыйм. Хәбәрдар түгел идем. Сугыш турында сөйләргә яратмады, гомумән аз сүзле кеше иде. Хәтта балачакта сугыш турында инша язганда аның хатирәләре белән уртаклашуын үтенеп сорасак та, "Китаплардан укыгыз" дип кенә җавап бирә иде. Әниемнән: "Иреңнең герой исеменә тәкъдим ителүен беләсеңме?" дип сорадым. Ул бик каты авырый, шулай да бу хәбәрне шатланып кабул итте. Якташларыгызны онытмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Барлык менделеевлыларны Җиңү көне белән котлыйбыз!
Ни өчен соң Колпаков кебек солдатларга һәм офицерларга Герой Йолдызы урынына орденнар бирелгән? Михаил Черепаков моңа болай аңлатма бирә:
- Бәлки югары бүләкләргә лимит булгандыр. Хәзер без инде чамалый гына алабыз.
Бу очрак Григорий Колпаков һәм башка миллионлаган совет солдатының чын батырлыгының әһәмиятен киметә алмый. Һәр сугышчы аннан соңгы буыннарның рәхмәтенә һәм халыкның якты хәтеренә лаек.
Борис Николаевич абыйсының автобиографиясен, хезмәт дәфтәрен һәм башка документларын район архивына тапшырды.
Ольга Смолькова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск безнећ тарих Менделеевсчк яналыклары

2
X