«Карповчы» ТИС территориясендә яши.
Алар дүрт һәм аннан да күбрәк балалар тәрбиялиләр, шул ук вакытта актив тормыш позициясендә торалар. Күпбалалы һәм уллары изге бурычын үтәгәндә һәлак булган әниләр белән очрашу БСМдә узды. Мария Булатова, Роза Пенкина, Людмила Белогубова, Валентина Затеева, Фәния Костина, Любовь Рябова, Раиса Куршакова һәм Татьяна Кочергина көн геройлары булдылар. Алар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр көче белән әзерләнгән концерт карадылар, чараны оештыручы ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдиновага рәхмәт белдерделәр.
Нет комментариев