Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомер көзләре җылы булсын

Традиция буенча Өлкәннәр ункөнлеген ветераннар активының район җитәкчелеге белән очрашуы ачты, аның барышында үзара хезмәттәшлек турында икеяклы килешүгә кул куелды. Лариса миңнегалиева Рәис Сәхапов фотосы Район башлыгы Игорь Привалов җыелганнарга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ветераннарны җылы тәбрикләп, ул болай дип билгеләде: - Районда актив темплар белән йортлар төзелә, балалар...

Традиция буенча Өлкәннәр ункөнлеген ветераннар активының район җитәкчелеге белән очрашуы ачты, аның барышында үзара хезмәттәшлек турында икеяклы килешүгә кул куелды.
Лариса миңнегалиева
Рәис Сәхапов фотосы
Район башлыгы Игорь Привалов җыелганнарга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ветераннарны җылы тәбрикләп, ул болай дип билгеләде:
- Районда актив темплар белән йортлар төзелә, балалар бакчаларына чират барлыкка килә. Димәк, демографик хәл яхшыра, тормыш дәвам итә. Фидакарь хезмәтләре һәм Ватанга чиксез мәхәббәтләре белән тирән ихтирам казанган өлкән буын кешеләре барлык эш-башлангычларыбызда юнәлеш бирүче булып торалар.
Менделеевск - үзенчәлекле территория. Монда озак яшәүчеләр күп. Бу һәркем бер-берсен белгән һәм хезмәт белән яшәгән чиста һавалы кече шәһәр-авылларда кеше сәламәтлеге ныграк булуны дәлилли. Иң мөһиме - яшьләр белән эшне активлаштыру. Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә сезнең ролегез бәһасез дип саныйм.
Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина узган елгы килешү кысаларында үтәлгән чаралар турында отчёт белән чыгыш ясады.
Аның сүзләренчә, ел дәвамында "Кайгырту" район программасы нигезендә алты сугыш ветеранының фатирында 96 мең сумлык косметик ремонт ясалган. Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау һәм бәйрәм чаралары үткәрүгә 257,5 мең сум акча сарыф ителде.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 391 кеше, шул исәптән 9 сугыш ветераны реабилитация үтте. Бу максатларга 258,4 мең сум тотылды. 26 ветеранга социаль хезмәт үзәгендә комплекслы хезмәт күрсәтелә.


"Менделеевские новости" (554 данә) һәм "Моя газета"га (500 данә) бушлай яздыру рәсмиләштерүгә 156 мең сум бүлеп бирелде. Ветераннар мунча, "Нептун" бассейны, "Химик" спорт комплексына, "Айсберг" боз сараена бушлай йөрү мөмкинлеге алдылар.
78 кеше - амбулатор, 10 кеше стационар дәваланды. Пенсионерлар өчен туристик маршрутларга йөрүне оештыруга 60 мең сумнан артык акча сарыф ителде.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина ихластан котлау сүзләре җиткерде.
- Ветераннар актив тормыш позициясе белән яши. Җәмәгать оешмалары алдына куелган бурычларны үтәү өчен ихлас күңелдән намуслы хезмәт куялар, мохтаҗларга ярдәм һәм булышлык күрсәтәләр.
Районда пенсия яшендәге 8020 кеше исәпләнә. Алар арасында 43 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 659 ветеран, 19 тол, 587 тыл ветераны, 2038 хезмәт ветераны бар.
Ветеран-пенсионерлар-ны тулы хокук белән күп кенә мөһим мәсьәләләр буенча үз фикерләре булган этәргеч көч дип атап була. Шуның өчен дә өлкән яшьтәге кешеләрнең район һәм шәһәр тормышында кызыксынып катнашуы принципиаль тормыш позициясенә әйләнде. Аларның бу миссиясе хөрмәткә лаек. Ветераннар үзешчән сәнгать һәм спорт ярышларында актив катнаша һәм җиңү яулыйлар, компьютер грамотасына өйрәнәләр, туристик походларда катнашалар. Өлкән яшьтәгеләрнең яшәеше белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә йогынты күрсәткәннәре өчен район башлыгына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә рәхмәт белдереп, Любовь Ионовна ветераннарның иҗтимагый оешмасына ярдәмнең муниципаль программасын өч елга кабул итүнең максатчан булуын ассызыклады.
Район башлыгы Игорь Привалов, ветераннар хәрәкәте лидерының тәкъдимен хуплап, тиешле службаларга бу мәсьәләне өйрәнү, финанслау чыганакларын эзләүне һәм программаны депутатлар корпусына раслауга кертүне йөкләде.


Очрашу 2014 елга хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую белән тәмамланды. Ул Игорь Привалов һәм Любовь Сорокинаның имзалары белән беркетелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары ветераннар Менделеевск районы