Гомуми эш файдасына сайлау
18 ноябрьдә районның барлык җирлекләрендә үзара салым буенча референдумнар узды. “МН” иҗат төркеме сайлаулар барышын күзәтте.
Тавыш бирү пунктлары ишекләрен иртәнге җиделә ачты, участокларда күзәтүчеләр, хокук саклау органнары вәкилләре эшләде.
Нәтиҗә күз алдында
– Программа гамәлдә булган дәвердә үзара салым средстволары хисабына бик күп эшләр башкарылды, – ди Татар Чаллысы җирлеге башлыгы Татьяна Кузнецова. – Һичшиксез, бу акчалар көндәлек бурычларны чишүдә зур ярдәмче булып тора. 2019 елга сумманы балигь булган һәр кешедән 500 сум күләмендә билгеләдек. Акчаларны зират территориясен төзекләндерүгә, триммерлар һәм янгын куркынычсызлыгы өчен мичкә белән таккыч алуга юнәлтәчәкбез. Халыктан бер генә нәрсә таләп ителә – актив катнашу.
Клуб территориясендә сугышта һәлак булган якташларга һәйкәл куелган. Мәрмәр плитәләрдә Җиңү солдатларының исемнәре уеп язылган. Ансамбльне соры тонда башкарылган җитди стела тулыландыра.
– Һәйкәл үзара салым акчаларына төзелде, – дип аңлатма бирә Т.Кузнецова.
Район буенча мондый мисаллар бик күп.
Кешеләр авылларның киләчәгенә битараф түгел
Иске Гришкинда референдум актив темплар белән узды. Күңелле музыка салалыларны әһәмиятле проектта катнашырга һәм үз җирлекләренең алга таба чәчәк атуы өчен тавыш бирергә чакырып торды. Иртәнге сәгатьләрдә кеше аеруча күп булды. Гражданлык бурычын беренчеләрдән булып мәмдәният хезмәткәре Виктор Япаев үтәде, өстәвенә, аның туган көне дә иде.
– Без сайлаучылар өчен концерт номерлары әзерләдек, – диде ул.
Сәүдә ветераны Галина Галкина мондый чараларны калдырмый:
– Мин туган авылымның язмышына, аның чәчәк атуына һәм үсешенә битараф түгел.
Җирлек башлыгы Валентина Мамакова билгеләвенчә, сумманы 300 күләмендә тәгаенлаганнар, киләсе елга беренчел бурыч булып видеокүзәтү камералары алу һәм урнаштыру торачак. Авылда үзара салым акчаларына башкарылган эшләр күзгә күренә: юлларга вак таш җәелгән, зират территориясе төзекләндерелгән, сугышта һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәл ремонтланган, озакламый аның фасады алыштырылачак.
Һәркемнең эше
Бәзәкә җирлеге составына Сәйтәк, Ык Тамагы, Мари һәм Татар Тәкәшләре торак пунктлары керә. Аларның һәркайсында 2019 елга беренчел хәл ителәчәк бурычлар билгеләнгән. Сәйтәктә зират коймасы яңартылачак, Мари Тәкәшендә чишмәне төзекләндерү күздз тотыла, Татар Тәкәшендә су куу башнясына ремонт таләп ителә. Юлларга вак таш җәю, картайган агачларны кисү дәвам итәчәк. Салалылардан бары тик акча җыюда активлылык кына сорала.
– Бу средстволар – авылны төзекләндерүгә реаль ярдәм, – ди хезмәт ветераны Фәймә Галимова. – Без, биредә яшәүчеләр, бердәмлек күрсәтергә тиешбез.
Референдум + республика программалары
Монаш җирлеге составында район буенча иң күп торак пунктлар – Акътәҗек, Илнәт, Татар Кокшаны, Кокшан посёлогы һәм Монаш авыллары.
– Программаның гамәлдә булу дәверендә шуларның дүртесендә балалар мәйданчыклары урнаштырдык, – ди җирлек башлыгы Ростислав Иосифов. – Мисал өчен. Монашта алга таба уен зонасы яңа элементлар белән тулыланачак. Территориягә койма тотуны һәм төзекләндерүне планлаштырабыз.
Урамнарга карап, вак таш җәю эшләре алып барылуын күрергә була, янгын гидрантлары алынган.
2019 елга җыем суммасы 300 сум дип билгеләнгән, ташламалар 1 һәм 2 төркем инвалидларга, сугышта катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә каралган. Акчалар беренче чиратта Илнәттә буаны төзекләндерүгә тотылачак. Халыкны Монашка керә торган күпер торышы борчый.
– Аны тиешле тәртипкә китерергә иде, – ди Геннадий Иванов.
Ростислав Феофанович билгеләгәнчә, ремонт зур чыгымнар таләп итә, ул республика программасы буенча узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев