22 июньдә Җиңү мәйданында Бөек Ватан сугышы башлануга 72 ел тулуга багышланган митинг булды.
Район һәм шәһәр башлыгы Игорь Привалов мәйданга җыелган сугыш һәм тыл ветераннары, шул чор балалары булган өлкәннәрне, мәктән яны лагерында ял итүчеләрне сәламләде.
- Уйлап карагыз, Ватан өчен көрәшкән ветераннарыбыз булмаса хәзер без кайда булыр һәм...
22 июньдә Җиңү мәйданында Бөек Ватан сугышы башлануга 72 ел тулуга багышланган митинг булды.
Район һәм шәһәр башлыгы Игорь Привалов мәйданга җыелган сугыш һәм тыл ветераннары, шул чор балалары булган өлкәннәрне, мәктән яны лагерында ял итүчеләрне сәламләде.
- Уйлап карагыз, Ватан өчен көрәшкән ветераннарыбыз булмаса хәзер без кайда булыр һәм нәрсә белән шөгыльләнер идек. Шуның өчен алар алдында түбәнчелек белән баш иябез, - диде Игорь Анатольевич.
Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Шиһапович Сәйфуллин хатирәләре белән уртаклашты.
- Дәһшәтле сугышның яу кырында миллионлаган ватандашларыбыз һәлак булды. Мин һәрвакыт укучыларга, сорау берәм: миллион күпме ул? Укучыга бусанны белер һәм аны аңлар өчен күп вакыт кирәк.
Әтиләре, туганнары һәм күршеләре фронтка киткәндә Рәфкать Әхмәтович Әхмәтов һәм Вера Аркадьевна Медведева үсмер бала булганнар. Нәкъ менә аларга - әле физик һәм әхлакый яктан да ныгып бетмәгән яшүсмерләргә тылда өлкәннәрне алмаштырырга туры килгән.
- Ач, ялангач үсмерләр армиясе Җиңүгә үзеннән өлеш кертте. Әмма пристаннан ирләрен фронтка озатучы әниләр, хатыннарның кадерлеләреннән аерылырга теләмичә Камага ыргылганы бер генә дә истән чыкмый. Без аларны судан алып чыктык, ләкин аларны тынычландыру мөмкин түгел иде, чөнки күпләр өчен бу күрешү соңгысы булды, - дип сөйли Р.Әхмәтов.
Укучылар чыгыш ясаучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Бер минутлык тынлыктан соң, митингта катнашучылар Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар. Чараны Әлфия Талыйпова һәм Никита Гудовский алып бардылар.
Гөлүзә Гыйләҗетдинова, автор фотолары
Нет комментариев