Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәйрия – рухи өлгергәнлек билгесе

"Ел хәйриячесе" республика конкурсына традиция буенча февраль аенда йомгак ясала. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, конкурс изгелек эшләргә омтылган кешеләрне берләштерү мөмкинлеге бирә. Менделеевскида ярдәмгә мохтаҗ изге эшләр адреслары һәм кешеләр аз түгел. Соңгы вакытта дүрт яшьлек Артём Рындин исеме һәм аңа чит илдә операция кирәклеге турында еш сөйләнелә. 31...

"Ел хәйриячесе" республика конкурсына традиция буенча февраль аенда йомгак ясала. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, конкурс изгелек эшләргә омтылган кешеләрне берләштерү мөмкинлеге бирә.
Менделеевскида ярдәмгә мохтаҗ изге эшләр адреслары һәм кешеләр аз түгел. Соңгы вакытта дүрт яшьлек Артём Рындин исеме һәм аңа чит илдә операция кирәклеге турында еш сөйләнелә. 31 гыйнварда "Юность" мәдәният йортында малайга акча җыю максатында "Бергәләшеп Артёмга ярдәм итәбез" хәйрия концерты үткәрелә.
Испаниягә бару, клиникада дәвалану, анда яшәү өчен миллион сумга якын акча кирәк.
- Средстволарның бер өлеше тупланды инде, - ди әнисе Людмила Рындина, - без чиратыбызны беркетүгә акча күчереп өлгердек. Җитмәгән сумманы җыясы калды.
Интернет ярдәмендә Рындиннар гаиләсе проблемасы турында Татарстаннан читтә дә беләләр.
- Россиянең төрле почмакларыннан, хәтта чит илдән дә ярдәм килә. Исемен атарга теләмәгән бер яшь кеше 90 мең сум җибәргән, - дип дәвам итә Людмила. - Менделеевлылар да безнең хәлгә керәләр. Лилия Фёдоровна Галиева, Оксана Казаковага, улыбыз язмышында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәм. Күпләр өйгә килә, уенчыклар, бүләкләр алып киләләр...
"Безне бу авырлык, төшенкелек һәм чарасызлыкта ялгыз калдырмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, - дип яза ул. - Киң күңеллелегегез өчен рәхмәт, сезне Аллаһы Тәгалә сакласын, әниләрчә түбәнчелек белән баш иям".
Оксана Казаковага Рындиннар гаиләсен аңлау кыен түгел. Берничә ел элек абыйсы Тимурны дәвалар өчен зур акчалар кирәк булганда, алар гаиләсе дә шундый хәлдә калды.
- Бу авыр вакытта Илсөяр Хәбибулловна Гобәйдуллина, Лилия Фёдоровна Галиева, химия заводының хезмәт коллективы, үзебез укыган мәктәпләр һәм башкалар безгә ярдәм кулы сузды, - ди Оксана.
Җыелган акчалар ярдәмендә Тимурның хәле яхшырмаса да, тотрыклыланды.
Шул вакытта "хәйрия" сүзе Оксана өчен аеруча әһәмият алды. Башкалар өчен нәрсәдер эшләү теләге туды.
- Безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр шулкадәр күп, - дип саный Оксана.
Артём өчен хәйрия концерты оештыру идеясе дә аның башлангычы. Инициативаны район җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре һәм башкалар хуплый. Малайга дәвалану өчен җитешмәгән сумманы шундый юл белән җыюга өмет бар.

Ольга Смолькова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары шђфкатьлелек территориясе

2
X