Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиде меңнән артык менделеевлы грипптан прививка ясатты

Салкыннар җитү белән белгечләр сезонлы грипп дулкынын фаразлый. Ул биш атнага кадәр сузылырга мөмкин. Эпидемиология мәсьәләләре буенча үзәк больницаның баш табибы урынбасары Дамира Кашапова безнең корреспондент Вәсилә Мортазинага вируслы авыруларның төрләре, ни өчен гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамаганлыгы турында сөйләде. - Дамира Харисовна, гриппның сезонлы эпедемиясен кайчан көтәргә? - Салкын...

Салкыннар җитү белән белгечләр сезонлы грипп дулкынын фаразлый. Ул биш атнага кадәр сузылырга мөмкин.
Эпидемиология мәсьәләләре буенча үзәк больницаның баш табибы урынбасары Дамира Кашапова безнең корреспондент Вәсилә Мортазинага вируслы авыруларның төрләре, ни өчен гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамаганлыгы турында сөйләде.
- Дамира Харисовна, гриппның сезонлы эпедемиясен кайчан көтәргә?
- Салкын тиеп авыруларның беренче очраклары көз көне күзәтелә, кагыйдә буларак, бу грипп түгел, ә ОРВИ. Көн саен кискен респираторлы вирус инфекциясе 18-20 менделеевлыга куела. Ләкин бу традицион хәл, авыруларның артуы түгел. Гриппны эпидемик күтәрелеш күзәтелгәндә - гыйнвар-февральдә көтәргә кирәк. Гадәттә ОРВИ, ОРЗ гриппның эпидемик күтәрелешен тәшкил итә.
- Бу авырулар бер-берсеннән аерыламы?
- ОРВИ һәм грипп барлык йогышлы авыруларның 95%ын тәшкил итә. Бу - сулыш юллары зарарлану белән характерланучы зур төркем авырулар. Инфекция һава-тамчы юлы аша йога. Ләкин бу авыруларның агымы авырлыгы белән аерыла. ОРВИ кискен респираторлы вируслы инфекцияләрне берләштерә, алар сирәк очракта катлаулану китереп чыгара. ОРВИ күп кыенлыклар тудырса да, грипп симптомнары белән чагыштырыла алмый. Теләсә нинди очракта куркынычлык дәрәҗәсен ачыклау бик гади - кан анализы, һәм сез организмыгызга нинди вирус һөҗүм итүен төгәл беләчәксез.
- Гриппны профилак-тикалауның универсаль алымы бармы?
- Грипп өч төрле була: А, В, С. А гриппы иң авыры. Һәр елны грипп вирусы мутацияләнә. Ләкин дөньякүләм фармакология дә бер урында тормый, нәкъ шул сәбәпле табиблар халыкны вакцинацияләү яклы. Бу профилактиканың гади һәм нәтиҗәле ысулы. Бүгенге көнгә 7630 менделеевлыга грипптан прививка ясалган, шуларның 500е - мәктәпкәчә яшьтәге, 1000е - мәктәп яшендәге балалар.
- Ни өчен грипптан прививканы берничә ай алдан ясарга кирәк?
- Максималь саклауны тәэмин итү өчен, прививка эпидемик күтәрелеш башланырга минимум бер ай кала тәмамланырга тиеш. Эпидемия вакытында да прививка ясатырга була, чөнки барлык кеше дә берьюлы чирләми. Теләүчеләр үзәк больницаның прививка кабинетына мөрәҗәгать итеп бушлай ясата алалар.
Шуны билгелисе килә, аяк өстендә үткәргән теләсә нинди вируслы авыру сезнең сәламәтлегегездә һәм киләчәгегездә тискәре чагылыш табарга мөмкин. Авыруның беренче билгеләрендә үк табибка мөрәҗәгать итәргә тырышыгыз. Исегездә тотыгыз: үзлектән дәвалану катлаулануга китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль ђћгђмђ

2
X