Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җинаять-башкарма системасының ике ветераны котлаулар кабул итте

Раиса Мессева һәм Минзилә Гыйбәдуллина күркәм юбилейларын билгеләделәр.

Раиса Мессева һәм Минзилә Гыйбәдуллина күркәм юбилейларын билгеләделәр.

10 нчы холык төзәтү колониясе җитәкчелеге үз ветераннарын онытмый. Изге традиция буенча учреждениенең ветераннар Советы рәисе Роберт Шәйморатов һәм тылдагылар белән эшләү буенча белгеч Ләйсән Хәмидуллина кунакта булдылар.

Раиса Ирековна һәм Минзилә Галиәхмәтовна истәлекләре белән уртаклаштылар. Изге күңелле җитди хатын-кызларга үзенчәлекле контингет белән эшләргә туры килә.

“Коллектив дус һәм бердәм иде. Һәрберсе үз бурычын төгәл үтәде. Үзешчән сәнгатьтә дә катнашырга өлгердек”, – диләр алар.

Юбилярларга котлау открыткалары, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев