Лариса Миңнегалиева
Рәис Сәхапов фотолары
Узган атна дәвамында Монай, Татар Чаллысы, Песәй һәм Тойгуҗа җирлекләре башлыклары, полициянең участок вәкилләре, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре 2012 елдагы эшчәнлекләре йомгаклары турында мәгълүмат бирделәр.
Авыл җыеннарында район башлыгы Игорь Привалов катнашты. Социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләрен характерлап, Игорь Анатольевич халыкны борчыган проблемалы мәсьәләләрне тыңлады, муниципаль властьның киләчәк...
Лариса Миңнегалиева
Рәис Сәхапов фотолары
Узган атна дәвамында Монай, Татар Чаллысы, Песәй һәм Тойгуҗа җирлекләре башлыклары, полициянең участок вәкилләре, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре 2012 елдагы эшчәнлекләре йомгаклары турында мәгълүмат бирделәр.
Авыл җыеннарында район башлыгы Игорь Привалов катнашты. Социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләрен характерлап, Игорь Анатольевич халыкны борчыган проблемалы мәсьәләләрне тыңлады, муниципаль властьның киләчәк эшчәнлеге юнәлешләре белән таныштырды.
Район башкарма комитетының бүлек һәм службалары, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләре авыл халкы белән очрашуга зур җаваплылык тоеп әзерләнделәр. Җыенда күтәрелгән бер генә мәсьәлә дә игътибарсыз калмады. Алар барысы беркетмәгә теркәлде һәм башкару өчен контрольгә алынды.
Монайда клуб булачак
Монайлылар Игорь Приваловның клуб төзеләчәге турында хәбәрен алкышлар белән каршыладылар.
- Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм йогынтысы белән агымдагы елда авылда мәдәният учреждениесе барлыкка киләчәк. Анда ФАП, китапханә һәм авыл Советы да урнашачак. Объект "Авыл клубы" республика программасы кысаларында төзеләчәк, - диде ул.
- Безнең территориядә эчәргә яраклы су түбән сыйфатлы булганлыктан, 2012 елда авыл "Чиста су" программасына кертелгән иде. Су белән тәэмин итү системасын үзгәртеп кору буенча проект әзерләнде. Халык гозерен ишеткәнегез өчен рәхмәт сезгә, Игорь Анатольевич, - дигән сүзләр яңгырады Монай авылы җирлеге башлыгы Нурия Сапаева чыгышында.
Җыенда федераль трассаның Монай авылына борылып керү урынына ут яктысын кире кайтаручы юл билгесе кую, урамнарны яктырту, юлларны
төзекләндерү, "Менделеевск-ТВ" каналын карау мөмкинлеге булдыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкны күтәрүдә эшмәкәрләргә йогынты күрсәтү һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.
Тормыш җайлана
- 2012 елда берничә проблемалы мәсьәләне хәл итүгә ирешелде. Күпфатирлы йортларда канализация системасын ремонтлау һәм җылылык белән тәэмин итү иң катлаулы мәсьәләләр булды. Йортлар су эчендә тора. Фатирларда салкын, ә кайнар су юк иде, - дип хәбәр итте Татар Чаллысы җирлеге башлыгы Татьяна Кузнецова.
- Без бу проблемаларны хәл иттек. Президент программасын гамәлгә ашыру кысаларында икеконтурлы котеллар урнаштыру буенча күләмле эш башкарылды. Эшне дәвам итәбез, - дип җөпләде сүзен Игорь Анатольевич.
- Икеконтурлы котеллар урнаштырылгач, фатирларыбыз җылынды. Җылылык һәм кайнар су өчен түләү күләме дә сизелерлек кимеде, - диде авылда яшәүче Валентина Першина.
Шикаятьләр булмады
Песәй авылы җирлеге башлыгы Фәнил Миңнегәрәев сүзләренчә, территориядәге Песәй, Әтәс, Татар Сарсазы, Тукай авылларында 568 кеше яши. "Мөхәмәтгалиев" крестьян-фермер хуҗалыгы - төп салым түләүче. 191 шәхси ярдәмче хуҗалык, тугыз КФХ, үзмәшгульлек буенча җиде хуҗалык оешты. 2012 елның бюджеты 1717,2 мең сумга ягъни 105,5 процентка үтәлгән.
Җирлек территориясендә мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, ике фельдшер-акушерлык пункты эшли. Узган елның сентябрь аенда Песәйдә яңа ФАП ачылды. Анда халыкны кабул итү өчен уңайлы шартлар бар.
Ел дәвамында җирле үзидарә органнары һәм бюджет учреждениеләре эшчәнлегенә шикаятьләр булмады.
Җыен барышында каты көнкүреш калдыкларын чыгару проблемасы күтәрелде.
- Чүп юклыкны сәбәп итеп, халыкның 15 проценты "Экология" ҖЧҖ белән килешү төземәде, - диде Фәнил Миңнегалиевич.
Аннан ул авыл кешеләрен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә, территорияне төзекләндерүдә актив катнашырга өндәде һәм мәчет төзелешенә ярдәме, манара һәм ярымай урнаштыру буенча эшләрне финанславы өчен шәһәр эшмәкәре Равил Шәрәфиевка рәхмәт белдерде.
Район башлыгы Игорь Приваловның очрашуда катнашуыннан файдаланып, песәйлеләр авыл юлларын төзекләндерү, Татар Сарсазы буасы аша күпер төзү, урамнарны яктырту, автобус маршруты ачу һ. б. мәсьәләләрне күтәрделәр.
Тойгуҗа безне
борчуга сала
- 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге эшкә сәләтле халыкның авылдан китүе борчу тудыра. Алар яхшы хезмәт хаклы эш эзләп якын-тирә шәһәрләргә китәләр. Йорт хуҗалыклары елдан-ел дачага әйләнә бара, - дип билгеләп үтте Тойгуҗа авылы җирлеге башлыгы Александра Сафина үз чыгышында.
- Дачага килгәннәрнең авылга мөнәсәбәте башка: ял итәләр, гөмбә җыялар, бакчаларына су сибәләр, себерке әзерлиләр һәм, үзләре артыннан чүп өемнәре калдырып, кайтып китәләр. Авылның киләчәге, аны төзекләндерү турында бик аз кеше уйлый. Әгәр яшьләр авылга кайтып, үз эшләрен ачмаса, Тойгуҗа дача җирлегенә әйләнәчәк. Демографик хәл дә уйланырга мәҗбүр итә. Ел дәвамында нибары ике бала туган.
Мәктәп булмаганлыктан, яшь гаиләләр башка авылларга һәм Менделеевскига күчәләр.
Авыл халкын печән белән тәэмин итү буенча эш оештырылмаган. "Гыйләҗетдинов" крестьян-фермер хуҗалыгы басуларга көнбагыш чәчте, шунлыктан халыкның ашлык сатып алу проблемасы да хәл ителмәгән.
- 2013 елда безнең кырларда көнбагыш түгел, бөртекле культураларның алтын башаклары өлгерер дип ышанабыз, - диде Александра Александровна.
Рейс автобусы маршруты булмау, юлларның төзексезлеге аерым кыенлыклар тудыра. ТР Президенты программасы буенча төзелгән ФАП ачу 2012 елның иң якты вакыйгасы булды.
"Гыйләҗетдинов" КФХ, "1000 төрле вак-төяк" кибете директоры, авыл кызы Нәзилә Гарифуллина, Камил Хуҗин һәм Дамира Панфилова, район Советы депутаты Фәрваз Галиев мәдәни-спорт чараларын үткәрүдә даими иганәчелек ярдәме күрсәтәләр.
- Тойгуҗа, чыннан да, иң катлаулы авылларның берсе. Ул безне борчый. Киләчәктә авыл халкы күтәргән проблемаларга игътибарны арттырачакбыз. Юлларны төзекләндерүдән башлаячакбыз, - дип ышандырды район башлыгы Игорь Привалов.
Нет комментариев