Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ишегалды бәйрәме “ура”га узды

Уеннар һәм бәйгеләр, биюләр һәм җырлар – Фомин урамының 18 нче йортында шатлык хөкем сөрде, чөнки биредә “Безнең тату ишегалды белән күңелле яшибез” бәйрәме узды.

Җылы атмосфера булдырылган ишегалды мәйданчыгына кичне бергәләп үткәрү, бер-берсе белән якыннанрак танышу өчен өлкәннәр һәм балалар җыелды. Бәйрәмне “Карповчы” ТИСе һәм “Менделеевские новости” газетасы коллективы әзерләде.

Җыелганнарга котлау сүзләре белән башкарма комитетның төзелеш һәм ТКХ җитәкчесе урынбасары Вячеслав Садыйков, ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева, “Карповчы” ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова һәм “Татмедиа” АҖ “Менделеевск” МҮ филиалы җитәкчесе вазифасын башкаручы Евгения Кожеева мөрәҗәгать иттеләр. Алар шәһәрлеләргә ишегалды территорияләрен төзекләндерүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм ныклы сәламәтлек, барлык изге башлангычларында уңышлар һәм киләчәктә дә үз хезмәтләренең шатлыгын күрергә насыйп булуын теләделәр.

“Чиста ишегалды” экологик эстафетасында катнашучыларны һәм Л.Я.Карпов исемендәге химзаводта озак еллар хезмәт куйган актив кешеләрне бүләкләделәр. Алар: Илсөяр Чванова, Ольга Минигәрәева, Вәсимә Вәлеева, Рәзинә Щербакова, Раиса Кожевникова, Фаилә Мостафина, Людмила Белоногова, Тамара Сухарева һәм башкалар.

Күпбалалы Соловьевлар гаиләсен (рәсемдә) котладылар, аларның июль ахырында өченче балалары – уллары Эдгар туды.

 – 27 июльдә гаиләбездә тагын бер улыбыз тууга без бәхетле һәм шат. Җылы котлауларыгыз өчен зур рәхмәт, – диләр Елена һәм Станислав Соловьёвлар.

Чарада ишегалдында үткәрелгән барлык акцияләрдә дә актив катнашучы Фаразетдиновлар гаиләсе дә билгеләнде.

Бәйрәм кунаклары Лилия Әхмәтҗанова һәм Рөстәм Минегәрәев оештырган иҗади номерларда, уеннарда, спорт бәйгеләрендә катнаштылар. Теләгәннәр оригиналь баннер фонында фотога төштеләр.

Ишегалды бәйрәмендә лотерея билетлары алган кешеләр арасында призлар уйнатылды. Төп приз урындык һәм “Менделеевские новости” газетасына язылу булды. Бүләкләр үз ияләрен тапты. Алар Светлана Иванова һәм Любовь Мирсәедова. Проекттан алынган средстволар Фомин урамының 18 нче йорты ишегалдындагы футбол капкасы өчен сетка сатып алуга тотылачак.

 – Без үзебезнең ишегалдын яратабыз. Киләчәктә дә шулай дус һәм тату булып бергәләп җыелырга язсын. Яраткан күршеләр белән бәйрәм үткәрүдә катнашу искиткеч, – ди Светлана Семёновна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев