Ишегаллары киңәйтеләчәк
Балалар сәнгать мәктәбендә «Карповчы» ТИС яшәүчеләрнең район башлыгы Валерий Чершинцев, ТР Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин һәм Татьяна Воропаева, предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән очрашуы булды.
Гөлсинә Заһретдинова җитәкләгән «Карповчы» ТИС халык белән актив эш алып бара һәм территориядә яшәүчеләрнең социаль мөһим проблемаларын хәл итүгә йогынты ясый.
Оператив хәл белән өлкән участок вәкиле Илнар Юнысов таныштырды. Докладчы сүзләренчә, территориядә фатирдан урлашулар, мошенниклык очраклары арткан.
Дәүләт хезмәтләре порталының өстенлекләре турында муниципалитетның мәгълүматлаштыру һәм һәм элемтә бүлеге начальнигы Андрей Талевнин сөйләде. Портал 260дан артык төрле хезмәт күрсәтә, менделеевлылар арасында ихтыяҗлылары булып укучының электрон көндәлеге, балалар бакчасына чиратка, табибка язылу һәм башкалар тора. Мисал өчен, узган елда табибка язылудан 122330 тапкыр файдаланганнар.
Альберт Хәбибуллин республика үсешенең перспектив планнары һәм өстенлекле проектлар белән таныштырды.
Ахырда Валерий Чершинцев башкарылган эшләргә отчет ясады һәм районның социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды.
– 2018 елда районда 26 программа тормышка ашырылды, шуларның өчесе – федераль максатчан. Агымдагы елда «Яшьлек» яшьләр үзәген ачу планлаштырыла, стадион төзелеше һәм «Ушков утраулары» паркының икенче чираты төзелеше дәвам итәчәк.
Җыелганнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, алар арасында иң актуаль булганы – Фомин урамындагы 18 һәм 22 нче йортлар ишегалларын киңәйтү.
– Мәсьәлә йорт яны территорияләрен төзекләндерү программасына кертелде, – дип аңлатма бирде Валерий Сергеевич, – озакламый әлеге ишегалларында эш башланачак.
Регина Антонова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев